Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чал тарихлы Норлатым

Яраткан шагыйрәм Саҗидә Сөләйманованың чыгарылыш сыйныф укучылары өчен язылган, барыбыз да яраткан җырын кабат искә төшердем әле: «Ак алъяпкычларда ак канат», диеп башлана торган җыр ул.

Югыйсә, мәктәпне тәмамлаганга да кырык сигез ел узып киткән бит. Менә уйламаганда кабат «канатлар»үсеп кайтты бит әле мәктәбемнән. Сәбәбе, туган авылыма багышланган, тыйнак кына хезмәтем, «Чал тарихлы Норлатым», дигән китабым белән, шулай дияргә яраса, укучыларны да таныштыру булды.

Оештыручысы, авылыбызның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, ветераннар советы рәисе, үз һөнәренең остасы, барлык дәрә җәле исемнәрен санап тормыйм, укытучы Роза Ягудина булды. Туган авылыннан беркая да китмичә, биредә эшләп, тормыш корып, балалар үстереп яшәгән кеше буларак бик якын миңа туган авылым. Язмаларымнан презентация ясап, видео лар куеп, авылдашым, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шаһидуллин башкаруындагы «Норлатым» җыры яңгырый башлауга, тәннәр чемерди башлый, бу җырда чишмә агышы да, әти-әнигә, туганнарга булган мәхәббәт тә чагыла, бу бит безнең авыл турында, дигән, җылы хисләр уяна, ярату туа.

Сүз дә юк, иң зыялы, үрнәк ул безнең мәктәп. Тагын шул җыр сүзләре килә күңелгә, монысы инде рәхмәт йөзеннән: «Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең». Дөрестән дә, үз иттеләр, шулай булмаса, минем адреска уңыш теләп, матур сүзләрен кызганмаган авыл җирлеге башлыгы

Илдүс Саттаровтан, мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллиннан мактау кәгазе белән чәчәк бәйләме, Роза Ягудинадан истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләр иделәрме? Бергә эшләгән хезмәттәшем, китапханә мөдире Алсу Садыйкова да якын итеп җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Көтмәгән, уйламаган җирдән менә шундый истә калыр лык очрашу уздырганнары өчен барысына да зур рәхмәтләрем, сәламәт булыгыз, уңышлар сезгә! Туган авылыбызны яратып яшик!

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев