Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәйрәмне кем бар икән ел да зарыгып көтмәгән?!

19 июнь көнне Олы Шырдан авылында Чишмә бәйрәме булды. Матур итеп бизәлгән мәйданга авылдашлар, кайткан кунаклар җыйналды.

2021 ел Татарстанда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» елы итеп игълан ителгән иде. Сабан туен да без Роберт Миңнуллинның «Туган телемә» шигыре һәм Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән башлап җибәрдек. Аны бик оста итеп апалы-эне ле Әминә белән Аяз Шәйхуллиннар башкарды. Авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов чараны ачып, шушы сагынылган, матур бәйрәм белән котлады.

Традиция буенча, бик күп еллар көрәшкән олпат мәйдан тотучы батырлар чакырылды. Аларга ел саен «ВЗП Заволжье» ширкәте җитәкчесе Ислам Закиров тәбрикләп, бүләкләр тапшыра. Шулай ук, шушы бәйрәмне оештыручыларга да, рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр бирде.
Мәйдан төрле-төрле уеннардан шау-гөр килде. Бигрәк тә балалар һәр уеннан тәм табып, узыштылар. Шырданның куе катыгыннан тәңкәне табучы да, кукыраеп утырган чүлмәкне ватучы да Рәвилә апа Вәлиуллина булды.

Безнең Чишмә бәйрәмендә генә муенга киеп аркан тартышалар. Колак яфраклары зәңгәрләнеп бетә, әмма бирешәселәре килми.
Көне буе авыл өстендә җыр-моң агылды. Челтерәп аккан чишмә тавышлары белән Мулла Иленнән Рәзинә Сәйфетдинова, Күгәйдән Хөршидә Гайнуллина, Тау Иленнән Гөлфинә Сәлахова, Норлаттан Гөлчәчәк Шакирова һәм музыка операторыбыз Ирек Нәхипов бәйрәмне бизәде.

Көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугыш, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, таяк тартыш, аяк көрәше, кул көрәше, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату уеннарында халык бик теләп катнашты.

Көрәш – бәйрәмнең йомгаклау өлеше. Үзебезнең авылдан чыккан көрәш осталары бил алышты. Батыр астында Ирхан Камалетдинов, батыр булып Динар Хуҗин калды.

Ә без инде, мәдәният һәм иҗат кешеләре, узган милли бәйрәмебездән алган уңай кичерешләрдән дулкынланып, киләсе җәй бәйрәмен көтәбез.

Наҗия Хәсәнова.
Олы Шырдан авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев