Норлатта 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне узды
Шул уңайдан Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре балар өчен Сабантуе оештырылды.
Бәйрәм күңелле җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән урелеп барды. Бер бала да бүгенге бәйрәмнән бүләксез кайтмады.
Балаларның киләчәге матур булсын өчен, тыныч имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Бала кадерен белгән кеше картлыкта бәхетле була. Безнең тормыш балаларыбызда. Алар өчен сөенеп, куанып яшәргә насыйп булсын. Балаларыбызның киләчәк көннәре уңыш, тоташ бәхет, шатлыкка төрелсен .
Җәйнең беренче көне белән!!! Җәй җиләкле, чәчәкле, кояшлы көннәре, шифалы яңгырлары белән сөендереп торсын!
АЛЛАҺ ТӘГАЛӘ барчабызга да саулык - сәламәтлек, киң ризыклар, хәерле гомерләр бирсен! Җәй айлары сезгә бәхет, шатлык, күтәренке кәеф алып килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев