Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Быел Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын тар- мар итүгә җитмеш тугыз ел узды

Хәтер мәңгелек! Кабат язлар килде.

- Илебезнең азатлыгы өчен биш ел буе барган гадел , изге сугышта һәлак булган авылдашларыбызны, җиңү белән исән-сау кайткан ветераннарыбызны, тол калган аналарны, хатын- кызларны, сугыш ятимнәрен онытырга хакыбыз юк. Митингта чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, район һәм шәһәр администрациясе вәкиле Ольга Матвеева, ветераннар советы рәисе Роза Ягудина да үз чыгышында әлеге көннең аеруча әһәмияткә ия булуын, бүгенге көндә тыныч тормышта яшәвебезгә без аларга бурычлы икәнен, искәртеп узды.Көн салкынча, җилле булса да, авылдашлар мәңгелек ут янына митингка бердәм җыелды, мәктәп, мәдәният йорты, "Зебра" балалар түгәрәгенә йөрүчеләрнең патриотик эчтәлекле чыгышларын, җыр, биюләрен карап,шул елларны күз алдыннан үткәрделәр. Иң тантаналы, шул ук вакытта моңсу мизгелләр ул, авылдагы оешмалар тарафыннан обелискка чәчәкләр, веноклар куюдыр. Данлыклы "Җиңү җыры" яңгырый..., тәннәр чемерди, күзләргә яшь тула...бу җырны тыныч кына тыңлап булмый..."Яңгырасын әйдә, бу җырларда, кайтмый калганнарның хакы бар",- дип яза Розалия ханым Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев