Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Булгач бөтен авылда да булсын

#күңелемдәгесенәйтәм

Исәнмесез «Яшел Үзән» газетасы. Уйладым да язарга булдым.

Бөтен авылларда балалар өчен площадкалар төзиләр. Карашәм авылын да балалар бар, ләкин аларга уйнар урыннар юк.

Җәй көннәрендә шәһәрдән дә бик күп балалар кайта. Күрше Рус Әҗәле авылында бер түгел, өченчене булдыралар, төзи башлаганнар. Элегрәк бер иске площадка бар иде инде анда, соңыннан икенчене яңа программа буенча ясаттылар. Авылга кайтсам, ни ишетим Рус Әҗәлендә өченчесен төзиләр, ди. Танай, Мамадыш авылларында да бар площадкалар. Нигә бөтен авылны бертигез күрми икән бу сельсовет халкы. Булгач бөтен авылда да булсын инде ул.


Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина: Рус Әҗәлендә яңа ике балалар мәйданчыгы бар, әйе, берсе авылның бер башында, берсе – икенче башында. Алар ниндидер программа буенча түгел, ә халыкның үзсалым акчасына салынды. Ә Карашәмдә үзсалым акчасына юллар төзибез. Юллар салынып беткәч, анда да балалар мәйданчыгы урнаштырырбыз. Әҗәлдәге эшләргә Карашәм акчасы тотылмый.

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев