Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүгенгәчә газетабыз дусларын шатландыру бәхете мизгелләрен озынайта

Инде абунәчеләребезнең квитанцияләрен җирәбәдә уйнатып, бүләк отучыларыбызны ачыклаганга шактый вакыт үтсә дә, аларны әлегәчә тапшырабыз һәм бу бүгенгәчә газетабыз дусларын шатландыру бәхете мизгелләрен озынайта. Әлегәчә рәхмәт сүзләре ишетү рәхәтлек бирә.

– «Яшел Үзән» газетасының язылучылары арасында уйнаткан иң шәп бүләкләренең берсен оту бәхете миңа да насыйп булды. Газетаны гаиләбез белән даими яздырып, укып барабыз. Бик эчтәлекле, кирәкле басма. Киләчәктә тиражы тагын да артсын. Редакция хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим, – дип юллаган Олы Карагуҗадан Лилия Сәлахиева.

Безнең белән булганыгызга рәхмәт, Лилия ханым! Алга таба да бергә булыйк, бердәм булыйк, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев