Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Норлат участок хастаханәсе ветераны Ринат Акмал улы Йосыпов язмышында истәлекле көн

50 ел элек 1 августта Норлат участок хастаханәсендә яшь табиб- стоматологның хезмәт биографиясе башлана.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, аның Казанда калырга да мөмкинлеге була, ләкин ул туган авылын сайлый, чөнки Норлатта яшь табиблар булырга тиешлеген белә.
50 ел сиздерми генә үтеп тә киткән.

Ә тәҗрибәле табиб, үз эшенең чын остасы, шулай ук иртән шатланып кабинеты ишеген ача, шулай ук елмаеп, шаяртып үз пациентларын каршы ала һәм дәвалый. Кешеләргә елмаю бүләк итә.
Ике дистә елдан артык Ринат Акмалович хастаханәнең баш табибы була, һәрвакыт халык һәм хезмәттәшләре арасында зур хөрмәт казана, күп тапкырлар Нарлат авыл Советы депутаты итеп сайлана.



Ринат Акмалович - затлы ир-ат, чын табиб, гаилә башлыгы.
Районыбыз табибына нык сәламәтлек, оптимизм, бәхетле озын гомер, хезмәттә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев