Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Норлат авылының «Хәмзә» мәчетендә уллары һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә, ярдәм хәйрия акциясе узды

Аны Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе, Президент АМО Айдар Шаһимәрданов җитәкчелегендә оештырды.

Азык-төлек бүләкләре тапшыру өчен Россия Федерациясенең оешма башкарма директоры Рөстәм Вәлиев һәм дүрт эшмәкәр килде. Норлат авыл җирлеге рәисе һәм депутатлары, дин әһелләре белән аралашканнан соң, җомга намазында катнаштылар.

- Норлат халкы һәм шәхсән үз исемемнән бүләкләр өчен Айдар Равил улына рәхмәт белдерәм, - диде җирлек башлыгы Илдус Саттаров.

Хәйриячеләр 19 гаилә әгъзаларына азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев