Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Норлат, Акъегет, Күгеш, Юынчы, Бакырчы авыллары фронтка җибәрер өчен әзерләгән әйберлэр зур машинага төялде

Аларны иртәгә Яшел Үзән гуманитар ярдәм җыю штабына, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров тапшырып кайтачак.

Әлеге ярдәмне илтер өчен авылдашларыбыз Р амил Миргалиев машина бирде.

- Норлат зонасының "Ак калфаклары" башлап йөрде бу юлы фронтка зур гуманитар ярдэм җибәрүне. Олы рәхмәтемне әйтәсем килә Бәчек авылыннан Сибгатуллина Гөлнарага, Урысбагадан Люциягә, Бакырчы авылыннан Сәлахиева Миләүшәгә, Сафиуллина Рүзиләгә, Акъегеттән Заббарова Әлфиягә, Юынчы авылыннан Люциягә. Сеткалар да үрергә ерактан килеп йөрделәр, бик күп күләмдә товар китерделәр, Юынчылар буржуйкалар, норлатлылар төнлә күрә торган бинокль, рацияләр җибәрделәр. Кызлар гел минем белән тыгыз элемтәдә булдылар, шундый бердәм эш алып бардык. Рәхмәт дусларым, ышанычыгыз, хөрмәтегез өчен. Изге айда изге эшлэребезне Аллаһ кабул итсен, - дип сөйли Роза Ягудина.118:26

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев