Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Карагуҗа авылы зурлап шугалак ачылышын бәйрәм итте

Авыл халкы өчен бу бик зур бәхет, чөнки балалар, шулай ук теләге булган һәр кеше бирегә килеп күңеле булганчы тимераякта шуа, хоккей уйный ала.

Бәйрәмдә Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев та катнашты. Район башлыгы, әлбәттә, буш кул белән килмәгән, ул егетләргә кәшәкәләр (клюшка) бүләк итте.

- Ә инде шугалакны ачу, Карагуҗада узучы теләсә нинди чара кебек үк, авылдашларын зур бер компаниягә җыйды. Пылау, самовардан чәй, коймак һәм аралашу... Нәкъ менә шундый җылы мизгелләр кайчакта безгә җитми дә, – дип фикерләре белән уртаклашты район башлыгы.

Карагуҗалыларны котлыйбыз! Авыл халкы һәрчак шулай бердәм булып, яшьләр буш вакытларын саф һавада файдалы һәм күңелле итеп үткәрсен.

Афәрин, райондашлар!

Видео өчен Илнар Хантимеровка олуг рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев