Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Бөтен эшемдә тәртип яратам»

Олы Карагуҗа авыл җирлеге Раилә Хөснетдинова билгеләнгәнче башлыксыз торды.

Җитәкче юк, ә андагы эшләрне берникадәр вакыт кемдер алып барды бит. Без бу хәлгә бераз аптырадык та инде һәм тыйнак кына әлеге хезмәтне башкаручы белән бик тә танышасыбыз килде.
Шул теләк белән бер көнне авылның идарә бинасына юл алдык һәм анда Миләүшә ханым Минһаҗева белән аралашу насыйп булды. Ул тавык та чүпләп бетермәслек документация эшләре белән мәшгуль иде һәм әңгәмәбез дә шуның белән үзенчәлекле булды: авыл җирлеге башлыгы хезмәтенең ни дәрәҗәдә «четерекле-метерекле» булуын да телгә алдык.
Әйтеп үтим, белмәсәгез, Миләүшә ханым Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы булып эшләп, хәзерге вакытта районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән Марат Минһаҗевның әнисе була. Үзе Олы Күлбашта туып-үскән һәм Олы Карагуҗа егете Ринатка кияүгә чыга. Яшьләр өйләнешкәч тә Казанда яши башлый. Гаилә башлыгы салым полициясендә машинада, Миләүшә 25 ел кибеттә эшли. Атна саен, буш торган йортка күз-колак булып, авылга кайтып йөриләр. Кызганычка, ул янып китә һәм тырышып-тырмашып шул урынга ук яңа өй коралар. Шулай кайта-китә гомер бара, инде ике уллары – Марат белән Рөстәм дә буй җитә. Марат «КанАвто»да автоэлектрик булып эшли, энекәше дә абыйсы кулы астында электрика белән «җенләнә», автосервиста эшли. 2015 елда, Казандагы фатирларын сатып, Минһаҗевлар бетереп авылга кайта (уллары шәһәрдә кала, әлбәттә). Миләүшә ханым «Волгодор строй»га урнаша. 5 ел буе автобус белән һәр көнне йөреп, ул: «Эх, авылда гына бер эш табасы иде, болай йөрисе булмаса иде», – дип уйлый. Маратны Карагуҗада җирлек башлыгы булырга «кодалый» башлыйлар, ул икеләнә. Шунда Миләүшә апа әйтә, шулай сорагач, әйдә, кайтып кара инде, ди.
– Марат монда эшләгәндә йоклый да алмый идем тынычлап. Китүенә шатландым гына. Карагуҗада яшәп эшләде, гаиләсен дә күрмәде, башта бигрәк тә авыр булды. Җирлек башлыгының эше бик күп, бетә торган түгел. Хәзер хет гаиләсе янына кайта, – дип уртаклашты Миләүшә ханым. – Бөтен вак-төяк нәрсәгә дә аны чакырталар бит: чүп җыярга да, ут сүндерергә дә, лампочка борырга да... Марат ул хәзер мондагы җир өстендәге әйберләрне генә түгел, җир астын да – каян нинди торба, нинди электр чыбыгы узганын белә. Секретаре юк иде бит, шуңа кәгазь эшләрен алып барыр га мин булыштым. Яратам документлар белән эшләргә, аларны тәртиптә тотарга. Кибеттә дә, хисапчы булганда да бөтенесен, кем әйтмешли, тиешенчә оформлять итеп, «по-полочкам, по-папкам» таслап тота идем.
Марат Ринатовичны «культурага» чакыр гач, Карагуҗада калырга кеше булмый һәм улы эшләгән дәвердә аның вазифаларын яхшы белгән Миләүшә Минһаҗева «ведущий» белгеч буларак җирлек башлыгы эшен алып бара һәм Раилә Хөснетдинова билгеләнгәнче җиренә җиткереп үти. Инде хәзерге вакытта, тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән уртаклашырлык сәркатиб, яңа җитәкченең уң кулы. Без ул көнне Миләүшә ханымнан, нигә башлык булып үзегез калмадыгыз дигәч, ул: «Юк, кирәкми, яшьләр эшләсеннәр, өйрәнсеннәр. Бу урын алга таба үсеп китәргә, эшкә өйрәнергә әйбәт», – диде. Юкса, үзенең төгәллеге, тырышлыгы, бөтен нәрсәдә, документларда тәртип яратуы, үткенлеге белән булдырыр иде ул бу эшне дә. Мондый җаваплылыкны алырга зирәклеге кушмагандыр, дигән нәтиҗә ясадык. Чөнки улы эшләгән дәвердә ул аның нинди рәхмәтсез эш икәнен үз күзләре белән күреп, йөрәге аша үткәргән ана кеше бит. Халык белән эшләве дә җиңелләрдән түгел, чөнки никадәр генә тырышсаң да мактау да, рәхмәт тә ишетмисең, бары тик канәгатьсезлек кенә. Кешеләр шундый хәзер.
Олы Карагуҗа җирлегенең яңа билгеләнгән башлыгына авыл халкы ярдәм итәр, һичьюгы эшенә аяк чалмас дип ышанабыз. Ә Миләүшә Минһаҗева аңа чын мәгънәсендә терәк булырлык белгеч. Аның кебек ышанычлы тыл булганда алга атлап китәсе күпкә җиңел ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев