Бөтен авыл куркуда яши
Норлат авылында урам этләре сарайга кереп, 200 баш каз бәбкәләрен юк итте.
Әлеге хәбәр редакциябезгә килеп ирешүгә без аны пост итеп инстаграм битенә урнаштырдык. Һәм республикабызның күп кенә аккаунтлары әлеге хәбәрне Интернет челтәрләренә таратып та өлгерде. Гомумән алганда безнең яңалыкны 150 меңнән артык кеше күреп шаккатты.
Авыл җирлегенә бу этләр буенча берничә мәртәбә мөрәҗәгать ителгән булган инде.
– Этләрне атарга ярамый, имеш. Ә этләргә кешенең мал-туарына тияргә ярыймы? – дип күңелен бушата, бәбкәләрен сукбай этләр буып чыккан Миләүшә Газимҗанованың кызы.
Алга таба сораштыра башлагач:
– Өч эт тырнап бакча ишеген ачканнар да сарайның стенасын каерганнар, – дип сөйли зыян күрүче ханым.
Ике көннән без журналистлар белән Норлатка юл тоттык.
Мине Миләүшә ханым каршы алды. Бу хәл ничек килеп чыкты соң, дигән соравыма ул елый-елый сөйләде:
– Бу коточкыч фильмнардагы кебек булды. Минем кодагыем Минҗиһан төнге өчтә урамга чыга һәм бәбкәләрнең тавышын ишетмәгәч, яннарына кереп, карарга була. Канлы картинаны күргәч, кереп мине уятты. Башта берни дә аңламадым. Ә сарайга йөгереп чыгып, канга баткан бәбкәләремне күргәч, аңымны җуя яздым.
Миләүшә апа күптән түгел ике инсульт кичергән, ә монда тагын шундый аяныч хәлләр. Ире Юныс абый хатынын тынычландырырга тырыша, тик монда тынычланырлыкмы соң?!
Мин, хәтта, каз итен ашамыйм да, аларны бала карагандай тәрбияләп үстерәсең бит, жәл. Минем шул мизгелдәге хәлемне күз алдына китерә аласыз мы? – ди, Миләүшә ханым күз яшьләре аша.
Газимҗановлар 34 елдан бирле каз асрыйлар. Башта 15-20 бәбкә алып үстергәннәр, аннары ел саен арттыра барганнар. Узган ел 150 баш булган, тик сораучылар күп булганга, җитми калган. Миләүшә апаның кызлары, әлеге кошларны үстерү ничек авыр булганын белгәнгә, әти-
әниләрен аның кадәр күп алмаска үгетләгән.
– Иптәшем Юныска, минәйтәм, әйдә беркемгә дә әйтмичә 200, төгәлрәге, кош лар үлмәсен өчен парсыз санда – 201 баш алабыз, дим. Кызларым да үзләренә унар баш алырга кушты, – дип сөйли Миләүшә ханым. – Гомумән, Кайбыч районына дүрт тапкыр баруда 221 баш «Линда» бәбкәләре алып кайттык.
Тик менә шундый фаҗига килеп чыга. Төнлә белән өч зур эт, башта койманың рамга кагылган тимер сеткасын каерып ишегалдына кергән, ә аннары сарайның стенасын ватып, эчкә узганнар һәм кош ларны харап иткәннәр.
Безнең интернет челтәрендәге төркемебездә куелган әлеге яңалык астында язылган шәрехләрдә кайсыбер кешеләр зыян салучыларның этләр булуына шикләнә. Аның сусар яки ләтчә (ласка) булуы бар дип фаразлыйлар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без районыбызның баш ветеренар табибы Физзәт Фәхретдиновка мөрәҗәгать иттек:
– Яраларның һәм тешләүләрнең төре буенча, аның зур җанвар – төлке яки эт булуын ышанып әйтә алам. Шулай ук, аның сусар түгеллеген дә беләм.
– Ул хуҗасыз этләр буенча авыл советына ничә тапкыр мөрәҗәгать иттем инде, файдасыз, – дип дәвам итте Миләүшә Газимҗанова. – Безнең өй янында чүп-чар контейнерлары, шунда һәрвакыт 10-12 эт кайнаша. Урамга чыгарга куркыныч. Каз бәбкәләремне буганнан соң, иртәгәсен әлеге этләр кабат арткы ишегалдына килде. Без аларны куарга тырыштык, кияү, хәтта, өйдән петардалар да алып чыкты. Бары тик өченче шартлау дан соң гына киттеләр. Алар беркемнән һәм бернәрсәдән дә курыкмый. Аның каравы бөтен авыл куркуда яши.
Бу вакыйгага аңлатма бирүен сорап, без Норлат җирлеге башлыгы Илдус Саттаровка мөрәҗәгать иттек:
Сукбай этләр мәсьәләсе җирлектә, чынлап та бик кискен тора, – дип җавап бирде башлык. – Норлатлылар бу проблеманы, агымдагы елның февраль аенда узган халык җыенында да күтәрде. Ул вакытта моны кыска срок ларда хәл итәргә вәгъдә бирделәр. Ә этләр үрчи, башка җирләрдән килә – барысын да тотып бетерү мөмкин түгел. Закон – закон инде, хайваннарны үтерергә безнең бернинди хокукыбыз да юк, моның өчен җаваплылык, җәза каралган һәм прокуратура әлеге законны үтәүне тикшереп тора. Этләрне тоту өчен заявкаларны район хакимиятенә без системалы рәвештә юллап торабыз.
Без документларны тикшердек, хуҗасыз этләр буенча заявка быел икәү булган: февральдә һәм май аенда. Алга таба, мин район хакимиятенә мөрәҗәгать иттем һәм «ЯҮМР төзелеш һәм инфраструктура буенча департамент» җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әхмәд Садыйковтан түбәндәге җавапны алдым:
– Ел башыннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетына хуҗасыз этләр тоту буенча 300 заявка килгән. Аларның билгеле бер өлеше Яшел Үзән шәһәренә туры килә, шулай ук Осиново, Васильево, Карамалы Тау бистәләреннән дә мөрәҗәгатьләр күп. Норлат авылында урам этләрен аулау буенча район башкарма комитетына ике генә тапкыр гозерләрен җиткергәннәр. Берсе 26 февральдә булган. Тик ул вакытка әле этләрне тоту буенча килешү төзелмәгән булган.
Килешү төзелгәннән соң әлеге заявка март аенда карала, тик «Кот и Пес» оешмасы хезмәткәрләре Норлат территориясендә этләрне очратмый (Автор искәрмәсе: билгеле инде күрсәтелгән адрес буенча этләр сез килгәнне көтеп утырмас). 200 бәбкәне этләр юк итү турындагы мәгълүмат таралгач, Норлат авыл җирлеге башлыгыннан тагын бер заявка килеп ирешә һәм хуҗасыз этләрне аулау буенча махсуслашкан оешма Норлатка җибәрелә.
Шулай ук Әхмәд Садыйков әңгәмә барышында әлеге вакыйганың шәхси территориядә булуын, участокка хайваннар керә алырлык урын булуын да әйтте. Үз чиратында зыян күрүчеләр хуҗалыкка керү мөмкинлеген тиешенчә чикли алмаган. 17 майдан килгән заявканы караганнар, бер эт тотканнар... һәм монда мин сүзсез калдым. Бу урында сорау туа, ни өчен алар авыл җирлеге башлыгына бу хакта әйтмәгәннәр. Ул бит авылда этләр җыелып яткан урынны да, адресын да яхшы белә.
Быел без этләр аулауга кагылышлы законлы гамәлләр буенча материал яздык инде һәм акча күп бирелмәвен, Яшел Үзән ра йонындагы барлык этләрне эзләп табу өчен аларның җитмәячәген беләбез. Җитсә дә, прививкалардан һәм башка процедуралардан соң аларны каян алып киткәннәр, шунда ук кайтарып та куялар, ә аннан ни мәгънә? Ләкин мәгънәсе этләрне ашатуга юл куймауда бар. Без ачыклаганча, Норлатта ялгыз әби яши, ул хайваннарны үлеп ярата һәм кибеттән бурычка ризык алып, ашата икән. Алар бит әле үрчи дә.
Миләүшә апаның 7 үгезе дә бар. Шул бәбкәләрне алырга дип, берсен саткан булган.
– Тагын бик алыр идем бәбкәләрне, кечкенә үгезне дә алыр идем, әмма куркыта, ул этләр үзләре дә үгез хәтле бит.
Биек бетон коймалар төзегез, үз малларыгызны саклагыз һәм этләр турындагы законга төзәтмәләр кертерләр дип өметләник, чөнки безнең районда гына да бу соңгы өч айда икенче шау-шулы очрак: реанимациядәге бала, үтерелгән 200 каз бәбкәсе... Тагын ниләр булыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев