«Бодай орлыгы чәчеп, көнбагыш та, кукуруз да алып булмый»
Мулла Иле милләтебез, телебез өчен зур эшләр башкарган шәхесләрне биргән авыл.
Корбан Галиәхмәров кебек милләтпәрвәр, искитмәле иҗат кешесен дә, аның өчен бөтенләй чит-ят якка, бәлки, шуларның аһәңе тартып кайтаргандыр.
Ул тумышы белән Оренбург өлкәсеннән. Аннары гаиләсе белән Башкортстанның стәрлебаш бистәсендә яшәгәннәр. «XVII гасырда бабаларым Казан ягыннан шунда күченеп киткән. Шуңа, әби-бабам тамырлары булган төбәккә кайтасым килде», – дип аңлата ул бу адымын.
Мулла Иленнән иске генә, газ да кермәгән бүрәнә йортны сатып алганчы, алар башка районнарда да урын эзли һәм нигәдер безнең якны үз итә. Бу өйне Корбан Галиәхмәровның остаханәсе дип тә атарга була. Әйе, тирән фәлсәфи фикерле милләтпәрвәр булуы өстенә, ул әле чын иҗат кешесе дә. Кул астына эләккән теләсә нинди материалдан сыннар, бизәкләр ясый.
– Матурлыкны яратам. Нишләп матурлыкка тартылуыма үземнең дә исем китә, нәселдән килә торгандыр инде, теләсә кемнең хәленнән килми бит. Бодай орлыгы чәчеп, көнбагыш та, кукуруз да алып булмый, нәрсәгә дә булса сәләт геннардан килә дип уйлыйм, – ди ул.
– Кечкенәдән үк тимерчыбыктан төрле сыннар бөгә идем. Мин бөтен нәрсәдә матурлык күрәм, ә ул табигатьтә бик күп. Күзәткәнегез бармы икән, хәтта балыклар да су төбендә орнамент ясый, умарта корты кәрәзләрен карагыз – искитмәле камиллек бит. Агач, таш, тимер, балчык, хәтта кеше күңеле дә минем өчен материал. Иҗат итмичә тора алмыйм.
Әңгәмәдәшебез әле сын-бизәкләр генә түгел, шигырьләр дә иҗат итә. «Берничәсенә көй язып, җыр да иттеләр, урланганнары да бар», – дип өстәп куйды.
Ә Корбан әфәнде белән тел, милләт, татарлар турында сөйләшә башласаң, аның бу темада ничек «тирән йөзүен» аңлап, шаккатарсың! Ул бу хакта шундый йөрәге әрнеп, телне саклау мәсьәләсен күңеленә бик тә якын алып фикер йөртә.
– Без, читтә яшәүче татарлар, Татарстан, Казанны милләт мәркәзе санап, бик тирән ихтирамлы мөнәсәбәт иллюзиясендә яшибез. Ә кайтып яшәп карагач, моның без уйлаганча булмавын күреп, бик нык «разочарование» кичерәбез. Монда рух юк. Телнең кадерен, тәмен белмиләр биредә. Читтә безнең милләт кешеләре бик бердәм, татарлык рухы көчле, берничә бөртек татар гаиләсе булган җирдә гореф-гадәтләр, традицияләрне сакларга тырышып гомер итәләр, балаларына кечкенәдән үк өйдә үз телебезне өйрәтәләр. Ә татарның үз җирендә, хәтта чып-чын татар авылында да русча сөйләшергә тырышалар, мин моны аңламыйм, – ди ул.
– Мәктәпләрдә дәресләрне бетерделәр, тыялар, диләр. Теләгеңдә булса, татарлыкны тыя алмыйлар, ничек тыясың аны?! Һәр кешенең күңелендә, аңында, йөрәгендә булганны юк итәргә мөмкинме?! Тел мәктәптә түгел ул, мәктәптә гыйлем бирәләр, тел – гаиләдә саклана! Аның бетү куркынычы алдына килеп җитүенә бары тик ата- аналар гына, гаилә генә гаепле!
Бу яктан алар үзләре үрнәк итеп куярлык. Хатыны Әлфия ханым белән уллары һәм кызларын чын татар рухында тәрбияләп үстергәннәр. Милләт мәркәзеннән читтә яшәүләренә карамастан, туган телләрендә камил сөйләшәләр, дөнья тарихы, төрки дөнья, татар иле белән тирән кызыксыналар. Икесе дә югары белемгә ия.
Әлфия ханым Казанда яши. Әйткәнемчә, Мулла Илендәге йортны, авылның гүзәл табигатен Корбан Галиәхмәровның остаханәсе итеп кабул итәргә була. Әмма ул инде монда үз кешегә әверелгән, авыл тормышында теләп катнаша. Белгәнебезчә, биредә мәдәният йорты бик актив эшли, күп төрле чаралар бик еш оештырыла һәм алардан язмабыз герое да читтә калмаска тырыша. Төрле күргәзмәләрдә катнаша, әмма спонсорың булмаса, яшәве кыен, ди. Әйе шул, дөньясы акчага корылган бит хәзер, үзеңнең иҗат хезмәтләреңне акча түләмичә халыкка да күрсәтеп булмый.
Шулай да, Корбан әфәнде күңелен төшерми, яраткан эше белән шөгыльләнә, чөнки ул матурлык тудырмыйча яши алмый. Алга планнары да зурдан: ул татар тарихы буенча яугирләр (сугышчылар) сыннарын ясау теләге белән яна. Гүзәллеккә мөкиббән милләтпәрвәр, инде якташыбызга әверелгән Корбан
Галиәхмәровка бу грандиоз максатында да уңышлар телибез, кешеләргә матурлык аша яхшылык бүләк итүегез дәвамлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев