«Халык фронты» Норлат штабына Бакырчы авылы халкы, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасыннан фронтка озату өчен җыелган гуманитар йөкне директор Җәүдәт Сафиуллин алып килгән.
- Шешәләргә салынган су, азык-төлек, гигиена чаралары һәм башка кирәкле товарлар тупланган. Бакырчы авылы халкына һәм Җәүдәт Тәлгать улына игелекле хезмәтләре һәм фронтка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез, – дип җиткерә Роза Ягудина.
Битараф булмаган якташларыбызга изге гамәлләре өчен рәхмәттән башка сүз юк. Исән-сау булсыннар, егетләребез тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын иде
Нет комментариев