Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәне үз иткән Сабировлар

Үзе гармунчы, үзе көрәшче, өстәвенә – чибәр, бар яктан булган егеткә кайсы кызның гына күзе төшмәс икән?!

Күлбаш авылы егете Илһам Сабиров нәкъ менә шушы сыйфатларның барысын да үзендә туплаган егет. Үзеннән ике яшькә генә кечерәк Чүрчиле авылы кызы белән бер мәктәптә укып, төрле чараларда катнашып йөргәндә киләчәк тормышын аның белән бәйләрмен дип уйладымы икән?

 

– Без Илһам армиядән кайткач кына очраша башладык. Аңа кадәр бары дуслар идек. Абыем белән бер сыйныфта укыды ул. Алар игезәге Илфат белән гармунчылар, без җырлыйбыз. Менә шулай күңелле узды мәктәп еллары. Мин 9ны бетереп Лаеш техникумына укыр­га кердем. Илһам белән Илфат авыл хуҗалыгы институтының интежерлык факультетында белем алды. Хисапчы һөнәрен үзләштергәч, мин Карагуҗа, Күлбаш, Чүрчиле авылларын берләштерүче «Мичурин» яшелчә совхозына эшкә кайттым. Ике ел очрашып йөргәннән соң, өйләнешеп, Бишнәдә яши башладык, – дип сөйли Зөлфия Сабирова.

 
Яшь гаилә Бишнәдә төп­ләнә, бер-бер артлы балалары – Ландыш белән Ленар туа. Зөлфия апа мәктәпкә пионервожатый булып урнаша һәм Казан педагогика институтына читтән торып биология факультетына укырга керә. Башлангыч сыйныфларны да укыта, завуч була, 2011 елдан директор вазифасына билгеләнә. Шулай итеп, җитәкче кәнәфиенә утыр­ганчы, аңа астан һәр баскычны үтеп, эш барышының һәр этабын үзе аша кичерергә туры килә.
СөбеһанАллаһ, Сабировлар гаиләсенең балалары да горурланырлык, әти-әнисенең битенә кызыллык китермәгәннәр. Икесе дә мәктәпне медальгә, югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамлап, бүгенге көндә үз урыннарын тапканнар. Икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Менә бу урында, ничек итеп бар яктан акыллы, тырыш балалар тәрбияләргә, дигән сорау­ны Зөлфия апага бирми кала алмадык. Бәлки монда ана кешенең педагогик белемле булуы да роль уйнагандыр.

Без әби-бабай белән яшәмәдек, күрше авылга алар янына кунакка гына йөрдек. Шәһәрдәге кебек ишекне бикләп китәләр, ачып керәләр иде. Төрле чак булгандыр, шуңа күрә кечкенәдән кул астына кереп, авылның бөтен эшен башкарып үстеләр. Мал-туар күп асрадык, бакчабыз да зур, бәрәңгене хәйран утырта идек. Хезмәт белән тәрбияләнделәр, бар сере дә шунда дип уйлыйм. Илһам Бишнә совхозында баш агроном булып эшләде, әле чәчү, әле урып җыю вакыты, кайтып кергәне булмады. Шулай булса да, балалар бервакытта да безгә борчу китермәде. Ландыш 4 яшендә рәхәтләнеп китап укый иде. Хәзер кызы Нәфисә 5 яшендә укый, телефонга якын да килми.

Сабировлар атаклы көрәшчеләр дә әле, кечкенәдән бил алышу белән җенләнеп үсәләр. Күлбашта күршеләрендә районыбызның атаклы көрәшчесе Ленар абый Габдрахманов яши. Спортның әлеге төре белән кызыксынуларында мөгаен аның да өлеше булгандыр, студент чакта ук РСФСРның спорт остасы исемен ала. Яшь чакта көрәш буенча бер генә ярыш та Илһам абыйдан башка узмый.

 

«Сабантуйларда үз авырлыгында гел беренчелекне ала иде. Имгәнү очраклары да куркыта бит әле. Шулай да техникасы әйбәт булгач, мин аның җиңәчәгенә ышана идем», –ди Зөлфия ханым.


Илһам абыйның әнисе Мөнирә апа да укытучы. Яшьли алты бала белән тол калган ул. Шуңа да малайлар кечкенәдән хезмәт белән үсә. Илһам абый аз сөйли, әмма күп эшли торганнардан. Кулыннан килмәгәне юк: тимер, агач булсынмы, техникамы, һәммәсен дә җиренә җиткереп башкара.


Бишнә мәктәбе районда бер ябылып ачылган бердәнбер уку йорты. Кыс­карту җилләре аларны да читләтеп узмый. 2011 елда 62 бала укыган мәктәпне башлангыч итеп калдыруларын әле бүген дә күз алдына китереп булмый. Әмма...

 

Язманың дәвамын газетабызның 28 апрель санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев