Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәдә асфальтка рәсем ясау буенча бәйге оештырганнар

Җәйге каникуллар дәвам итә. Бишнә авылында балалар белән асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырганнар.

- Һәр рәсем якты, кызыклы һәм тере килеп чыкты. Балалар кояш, салават күпере, чәчәкләр ясадылар. Казаннан әти-әнисе янына кунакка кайткан Лилиябез ике кызын алып килде. Мәктәптә укыганда бик матур рәсем ясый иде Лилия, әле дә осталыгын җуймаган, кызлары белән бик матур итеп чәчәкләр ясадылар. Балалар кәнәгать булып кайтып киттеләр, – дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Фото: Рахилә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев