Бишнә мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узган
***
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә күпләп җыелдык.
Бәйрәм узасы сәхнә бик матур бизәлгән иде. Бишнә мәктәбе укытучылары, тәрбиячеләре шактый тырышкан. Укучылар да, бакча балалары да җыр, бию, шигырь әзерләгән. Тәрбия бирүгә, өлкәннәрне тыңларга, хөрмәтләргә юнәлдерелгән әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр.
Ә мәктәп җылы, чиста, матур. Барлык хезмәткәрләргә Аллаһ рәхмәте яусын!
Барлык чыгышларны бик яратып караганнан соң, пешекче кызлар әзерләгән тәмле ризыклар белән чәй эчтек. Күчтәнәчләргә дә зур рәхмәт әйтеп, дөньяларга тынычлык, Бишнә мәктәбендәгеләргә уңышлар, иң хәерлесен теләп, өйләребезгә таралыштык.
Оныкларыбызга шатлык, сөенечләр генә килеп торсын! Әәмиин!
Сөмбелә Абдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев