Бишнә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән халкыбызның җырлы–биюле уеннарын искә төшерә
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы–биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган.
- Бүген без балалар белән телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның "Йөзек салыш", "Түбәтәй", "Зур Калач" шикелле җырлы–биюле уеннарын уйнадык. Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, мәкаль-әйтемнәрен, әкият–риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк, - дип Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев