Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг узды

Рус-Мари Кавалы һәм Бишнә авыллары урамнары буйлап “Үлемсез полк” акциясе узды. Советлар Союзы Герое Николай Алтынов һәйкәленә һәм обелискына Мәңгелек хәтер символы буларак чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

Митингта катнашучыларның барысы өчен дә матур концерт программасы оештырылган иде, бәйрәм күңелле итеп, кыр кухнясында пешкән кайнар төшке аш белән тәмамланды.

Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау һәм киләчәк буынга да бу көннең ни дәрәҗәдә бөек булуын җиткерү. Бәйрәм белән, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев