Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Бик ачуым килгәндә дә «Балам!» дип кенә куя идем»

Укытучы ул сиңа белем нигезләрен генә бирүче түгел.

Ул һәр кеше язмышында зур роль уйнаучы шәхес һәм без аңа барысы өчен дә рәхмәтле булырга тиеш.
Мәктәп еллары һәм укытучылар күпчелегебезнең күңелендә иң матур хатирәләр булып саклана. Бигрәк тә җан җылымлы, аңлаучы, таләпчәнлеге белән бергә хәлеңә дә керүче, тиешле вакытта кирәкле киңәшләрен биргән педагоглар укучыларының йөрәгендә гомер буе якты маяк булып яши.
Күгәйдә туып үскән, шунда гомер итеп, 41 ел мәктәптә эшләп, әле быел гына лаеклы ялга чыккан Рузалия Гыйләҗева укучылары өчен генә яраткан «апа»лары түгел, аларның әти-әниләре һәм авылдашлары арасында да абруйлы һәм хөрмәтле.

Бик яратып эшләдем! Укытуны, укучыларны яраттым. Беркайчан да әрләмәскә, белем алырга килгән балаларның күңелен төшермәскә тырыштым. Мәктәптә дәрес биргәндә төрле хәлләр була, бик ачуым килгәндә дә «Балам!» дип кенә куя идем, – дип сөйли 60 яшенәчә сайлаган һөнәренә тугры калып, ничә буын яшьләргә белем белән бергә тәрбия һәм тормыш зирәклеген биргән педагог.

Бәлки әле алга таба да эшләгән булыр иде, әмма язмыш Рузалия ханыма гомернең кыл өстендә генә булуын, бу дөньяда хезмәттән башка әле үзең өчен, балалар һәм оныклар белән дә бераз яшәргә вакыт табарга кирәклеге турында көтелмәгән кайгы аша җиткерә. 41 ел иңне иңгә куеп гомер иткән тормыш терәге, пар канаты ире Шамил абый (урыны җәннәттә булсын) санаулы минутлар эчендә, нибары 64 яшендә, хатыны кулларында җан бирә.


Шамил турында уйламаган вакытым юк. Шуның кадәр көтмәгәндә ташлап китте. Бик авыр кичердем аның үлемен. Былтыр ничек яшәгәнемне хәтерләмим дә, менә быел бераз күзем ачылды, әзрәк яши башладым. Әле ярый улларым, оныкларым бар, гел яныма килеп хәлемне белеп, тормышыма мәгънә өстиләр, дип ачынып искә ала ул кара кайгылы көннәрне Рузалия апа.


Шамил абый, шулай ук Күгәйнеке, булачак пар канаты белән күрше урамнарда яшәгәннәр. Оста гармунчы, матур сөйли белүче егетне кызлар да ярата. Әмма ул, ике еллап сынашып йөргәннән соң, үзенә яр итеп чибәр һәм төпле Рузалия апаны сайлый. Әти-әни җанлы, мәрхәмәтле итеп, иманлы, баһадирдай ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы барлык хезмәт стажы дәверендә шофер булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач Күгәйдә мулла вазифаларын башкарган. Әле алдагы көнне генә Аллаһ Тәгаләдән яңгыр сорарга урман артына барган Шамил абыйның бөтенләй уйламаганда, шулай кинәт кенә йөрәк өянәгеннән китеп баруы авыл халкы өчен дә көтелмәгән була. Төпле, киңәшкә яхшы муллаларын сагына күгәйлеләр.


Рузалия апа 1981 елдан укыта башлый. Ул вакытта әле мәктәп тугыз еллык була, 2009 елдан башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы булып кала. Ә иң беренче сыйныфы, хәзер Күгәй җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдиновалар классы була. Фәния ханым укытучысын бары тик яхшы яктан гына хәтерли һәм аның шундый әниләрчә кайгыртучан да, чын педагог булуына да рәхмәтле. Әле алай гына да түгел, аның балаларына да Рузалия апа белем биргән икән!

Күгәйдә урта мәктәп бетерелгәннән соң, аңа ана телебезне Юынчыда бер ел укытырга туры килә. «Балалар алдына кереп бастым да, елап җибәрдем, шундый сагынганмын дәрес алып баруларымны, балаларны, шуның хәтле жәл булды авылда башлангыч мәктәпнең генә калуы!» – ди ул, бүген дә мондый «оптимизация» белән килешә алмыйча. Элек бер бала булса да япмаганнар, ә аны укыту өчен барлык шартларны булдырганнар, ә хәзер...

Шулай да бер ара – 2010–2017 елларда Рузалия апа укытуын калдырып торып, Күгәй мәктәбендә завхоз булып эшләп ала. Бәлки ул вакытта аның бу хезмәте кирәгрәк булгандыр.
Завхоз булып эшләгәндә этләндем инде. Бөтен якыннарымны «җиктем», – дип көлә ул, ирем дә, улларым да «юк» димәделәр, нәрсә сорасам, нинди ярдәм кирәксә – тыңладылар. Мәктәп бакчасында яшелчәләр үстереп сата идек. Машина, кул көче кирәк булганда, шул, якыннарым булышты. Шулай күңел биреп, булсын дип эшләнгән, тәм тапкан инде. Өйдәгесе торып тора иде, мәктәпнеке беренче чиратта булды.


2017 елдан алып, лаеклы ялга киткәнче, өч ел дәвамында Норлатта татар теле һәм әдәбиятын укыта. Кайда гына эшләсә дә, Рузалия апа белем биргән балалар район гына түгел, республика олимпиадаларында да җиңү яулый. Укучылар мәхәббәтен яулаган укытучының йөрәге аша үткәреп салган белеме ныклы һәм тирән була шул.

Ә укучыларның казанышлары – укытучының хезмәт нәтиҗәсе һәм бәяләмәсе. Рузалия ханым Гыйләҗеваның педагоглык осталыгына, 41 ел буе башкарган изге эшенә рәхмәттән башка сүз юктыр. Быел аны зурлап, район башлыгы исеменнән Мактау грамотасы тапшырып, лаеклы ялга озаттылар.


Пар канатсыз калса да, кыр хәтле өйдә ялгыз түгел ул. Ире төсе итеп, 9 оя умартаны карый, берничә йорт аркылы гына яшәгән уллары Шәүкәтнең, Яшел Үзәннән җае чыккан саен туган нигезенә кайтып йөрүче Җәүдәтнең гаиләләре, «дәү әни» дип, өзелеп торган дүрт оныгы зур терәк.
Рузалия апалар гаиләдә дүрт кыз үскәннәр (бер ир туганнары да булган, әмма аңа озак яшәргә язмаган). Ә иң мөһиме, дүртесе дә Күгәйдә төпләнеп калган һәм аерылмас булып, йөрешеп, туганлашып яшиләр. Бу үзе зур бәхет! Без Рузалия апаларда сөйләшеп утырганда сеңлесе Рәмзия апа Закирова килеп керде. Әлбәттә инде, аның белән дә тормышлары турында гәпләшеп алдык. Бөтен яшьләр шәһәргә агылган ул заманнарда бер гаиләдән дүртесе дә авылда калсын әле!
Рәмзия апа 1982 елда мәктәпне тәмамлагач, Төрләмәдә бер ел курсларда укып ала. Ә аннары Лаешта техникумда һөнәр үзләштерә.


Кайчан кайтасыз инде, дип, Күгәйгә Галим Шәйхуллович чакырды. Кайттым да, хисапчы итеп эшкә дә алды, шунда ук чөгендер дә бүлеп бирделәр, дип көлеп искә ала Рәмзия апа.менә шул заманнан бирле, 40 ел буе колхозда бухгалтер булып эшлим.


Булачак ире Фәргать абый белән Сабан туенда, кичке уеннарда сөйләшеп китәләр, егет, әлбәттә инде, озатып кайта. Дүрт ел йөрешкәч, кызга 22 яшь тулганнан соң, өйләнешәләр. Каенана һәм каената белән гомер иткәннәр. Каенатасының ике аягы да булмый, яшьрәк вакытта протезлар белән йөри әле (хәтта Албабадан җәяү кайткан чаклары да булган), тик олыгая башлагач, егәре беткәч йөри алмый инде. Шулай итеп, 25 ел ике аяксыз бабайны да карый алар, 12 елы гел урында гына була. Шундый, авыл халкы, җирлек башлыгы сокланып сөйләрлек итеп тәрбияләгәннәренең әҗер-саваплары булсын. Үзләренә дә картлык көннәрендә шундый кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.


Закировлар бу араларда хәер-догада тора, чөнки 36 яшьлек уллары Фәрит мобилизацияләнгән.
– 28 сентябрьдә озаттык. Гади солдат булып хезмәт иткән иде, ике баласы бар. Берүк, хәерлегә булсын инде,ди, Рәмзия апа, улы өчен ут йотып.
 

Яшәгән нигезенә, гаиләсе янына исән-сау кайтып, якыннары белән күрешүләр насыйп булсын! Ил-көннәребез тыныч торсын, беркемгә дә кайгы-хәсрәт килмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев