Биетә дә, җырлата да, кирәк икән елата
Соңгы елларда ел башында үткәрелүче халык җыеннары җирлек башлыгының хисап сессиясе дип атала һәм биредә авыл уңганнарының күргәзмәсе дә оештырыла башлады.
Соңгысы журналист өчен аеруча зур табыш инде ул. Үз көче белән эшләп тапкан малын, иҗат җимешләрен тәкъдим иткән күпме ра йондашларыбыз белән якыннан танышабыз, аралашабыз. Әле җитмәсә, килгән халыкны җыр-моң белән каршы алалар, гармунда уйнасалар, эреп китәрдәй буласың инде менә. Рус Әҗәле авыл җирлегенең Карашәм мәдәният йортында бу юлы килгәч тә, бар дөньямны онытып җырлыйсылар килеп китте. Музыка туктагач кына үземнең концертка түгел, ә җыелышка килгәнемне аңладым. Форсаттан файдаланып гармунчы егет белән дә якыннан танышырга булдым әле. Менә шулай, безне ел да гармунында өздереп уйнаучы Татар Наратлысыннан Рәхмәтулла абый Сөнгатуллин каршы ала икән.
Соңгы елларда гармун моңы яшәешебездән, ни кызганыч, югала бара. Заманча уен кораллары хәзер нинди генә көй чыгармый да, ничек кенә уйнамый. Шулай да гармун моңына җитәме соң?! Заманалар үзгәреш кичерсә дә, гармунчының абруе кимеми.
Музыка уен коралы гармунда уйнарга Рәхмәтулла абыйның теләге 5-6 яшьлек вакытта ук кабына. Башкача мөмкин дә түгел, әтисе Габдулла уйный, хәтта сугыштан өч бармагын өздереп кайткач та, туктамый. Өч абыйсы, сеңлесе Гөлфания да бу уен коралын кулында биетә генә. Ә Фәһим абыйсының яңа гармунын, ул эшкә киткәч, сорамыйча гына алып, абзарга чыгып шыңгырдата торган була.
Язмам герое 12 яшеннән ат көтүе көтә, колхозда эшли, хәрби бурычын үтәп кайткач, Үзбәкстанга юл тота. Ике ел читтә эшләгәннән соң, туган як барыбер үзенә тарта. Озак еллар, «ГАЗ 52»не иярли, фермада оператор була, бервакытта да эшсез тормый. Тормыш тәҗрибәсе туплап, 30 яшькә җиткәч кенә, күрше районның Борындык авылы кызы Фирдинә белән гаилә корып җибәрәләр. Фирдинә апа сыер сава, ферма таралгач аны авыл клубына мәдәният йорты мөдире итеп чакыралар, Рәхмәтулла абый исә шунда ук мичкә яга. Бүген дә ул оператор вазифасын үти.
– Гармун минем гомерлек юлдашым булды дисәм, арттырмам. Грузиядә ике ел хезмәт иткән чакта да баянда яхшы гына уйнадым, Татарстаннан килгән 15ләп егет бергә җыелып, туган якны уйлап, җырлашып утыра торган идек. Гармун сагыну хисләрен басарга ярдәм иткәндер. Тревога вакытында баян тапталды, шулчак хромкада өйрәнергә туры килде. Армиядән кайткач, кич утыруларга чыга, яшьләр җыелып, авыл урамнары буйлап җырлап, Сабантуй уза торган урында биеп, вакытыбызны бик күңелле уздыра идек. Яшьләр күп, йорт саен 5-6 бала үстек. Ул елларда мин үткәрмәгән туй, мәҗлес калмагандыр. Бүген дә кулыма гармунны алгач, «Галиябану», «Шахта» көйләрен сузам. Һәм шулчак күңелем тулып, күземә яшь килә. Аеруча «Сарман»ны яратып җырлыйм, чөнки аны әти бик матур башкара иде. Яшьлек сагындыра, йөрәк әле дә 18дә, – дип сөйли Рәхмәтулла абый.
Төрле бәйгеләрдә катнаша, Норлатта, Яшел Үзәндә һәм Казанда үткәрелүче «Уйнагыз гармуннар» фестивалендә үз осталыгын күрсәтә. Бүген дә аны төрле чараларга чакырып торалар, авыл бәйрәмнәре аннан башка узмый. Шулай, гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, ә гармунчы һәр чараның күрке булган. Рәхмәтулла абый кебек җыр-моңга гашыйк, гаҗәеп кешеләр арабызда яшәгәндә гармун моңы тынмас әле дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев