Безнең урам халкы белән матур
Күгәй авылының Урта урамында яшәүчеләрнең ничә еллардан бирле килә торган традициясе бар. Бернинди һава торышына да карамый, өстәлләр корып, уздырыла торган Урам бәйрәме, кызганычка каршы пандемия чире башлану сәбәпле, быел да булмый калды.
Хәер, безнекеләргә бернинди өндәү, чакыруларсыз җыелып утырып, самовар кайнатып, үткәннәрне искә алып, хәзергесен уртага салып, бергә-бергә гөрләшеп утырырга беркем дә, бернәрсә дә комачауламый. Бу юлы Илдар абый һәм Суфия апа Хәйруллиннар йортында җыелып, моннан 10-15 ел элек мәрхүм Фәргать Хисаметдинов оештырган концерттан Урта урам үзешчәннәренең тасмадагы язмасын карап, иң күңелле, рәхәт чакларны искә алып, хатирәләргә чумып, кич утырырга жыелдылар. Әйй, күңелле дә булган иде ул тамаша! яше-карты клуб тутырып җыр-бию бәйрәменә җыелган идек. Әлеге концертта катнашкан урамдашлардан, оста жырчыбыз Мансур абый Гафаров кына арабызда юк инде. Ике сәгатьлек язманы караганнан соң, чәй табыны артында бөтен кызык хәлләрне сөйләшеп, вакыт тиз узды ул. Берсүзсез мондый кич утырулар араларны якынайту гына түгел, ә килгән шушы афәтне жиңел уздырырга да нык ярдәм итә диеп уйлыйм. Афәрин, урамдашларым!
Ихластан сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә, безнең урамдагы кебек кешеләр бернинди районда, авылда да юктыр. Гафу итегез, башка урамнар начар дип әйтәсем килми, фикерем Урта урам кешеләре турында гына. Аларның чыннан да һәрберсе ихтирамга лаек: сабыр Дания Шаһиева, иңнәренә төшкән тормыш йөгеннән беркайчан, беркемгә зарланмаучы Фәһимә апа Мөхәммәтшина, әле яңа гына бергә 40 ел яшәүләрен билгеләп үткән Резидә һәм Фәрит Сафиуллиннар, уңган Резеда-Азат Гыйрфановлар, тырыш Рәмзия-Владимир Зыкиннар, Сания апа белән Гөлнара Яруллиналар, Илдус Мөхәмәдиев, Мөршидә апа Кәримова, Рәмилә-Марат Мифтахетдиновлар, ару-талуны белми тормыш көтүче Искәндәр, Тәскирә, Илнур, Зөлфия Хәйруллиннар, Раушания Мифтахетдинова, бөтен урамга ярдәм кулы сузучы иң якын күршеләрем Суфия апа, Илдар абый Хәйруллиннар, урамыбызның үрнәк гаилә исемен әйдәп баручы Марсель һәм Гөлсу Гафаровлар, сабырлык өлгесе – Мөзәйнә апа Ямалиева, туган йортымның учагын сүндерми, каршы алып, озатып калучы абыем Рәшит, авылыбызда узган һәрбер чараларда иң актив катнашучы Наил абый, Әнисә апа Гафаровлар, үзенең иҗат җимешләре – матур, көн кадагына туры килердәй шигырьләр авторы Хәлимә апа Җәләлиева, озак еллар авылыбызның тормышында иң мөһим һәм җаваплы урыннарда хезмәт куйган Рәшит абый, Хәлимә апа, Галимҗан абый, Ясминә апа Закировлар, кешенең бөтен яхшы сыйфатларын үзләренә җыйган Алмаз, Гөлия, Әминә апа Габделхәевлар...
Барыгызга да ходай хәерле гомерләр бирсен, һәммәгезне дә яратам, хөрмәт итәм. Алдагы көннәрдә дә бергә-бергә күңелле яшик, Ходай исәнлектән аермасын, илебезгә килгән шушы авырлыкларны жиңеллек белән уздырыр га насыйп булсын! Гел шулай, дус-тату булып яшик! Кызганыч, урамыбыз легендалары хәзер безнең арада юк инде. Бүгенге фотода минем газиз кешеләремнең, якын урамдашларымның булмавы бик күңелсез. Аларны искә алуым һәммәсенә дә дога булып барсын, амин.
Зөлфия Хәйруллина. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев