«Бездән соң безгә дога кылучылар бар, шөкер!»
Мәҗлес өстәле артында догаларны матур итеп көйләгән Даимә апа Хуҗина (фотода) белән Күгештә Мәүлид ашында кара-каршы утырырга туры килде.
Ниндидер тынычлык, сабырлык бөркелеп торган абыстай белән аралашып та алдык. Рамазан аенда да хәлләр белешеп, сөйләшергә мөмкинлек булды.
Аллаһка шөкер, бик күркәм ай, авылда азан яңгырый, ирләр биш намазны да мәчеттә укыйлар, мәҗлес җыеп авыз ачтыручылар шактый, – дип уртаклашты Даимә апа, күгешлеләрнең изге айда тиешле гамәлләрне үтәп яшәүләре белән чын күңелдән сөенеп. – Үзебез дә ифтар ашы уздырып җибәрдек, дүртебез дә ураза тотабыз – кабуллардан булсын.
Диннән ерак торган Совет заманында коммунистик тәрбия алып үскән һәм яшәгән буын кешеләренең бүгенге көндә иман юлына басуларына сокланмый мөмкин түгел. Даимә апа да шундыйлардан. Күп кенә кешеләрнең тормышларындагы төрле вакыйгалар, авыр хәлләр, җитди авырулар Аллаһка сыенырга сәбәп була. Әңгәмәдәшемнең мондый теләге бер-бер артлы якын кешеләре мәңгелеккә күчкәч көчәя.
– Әти-әни, каенана-каената, ике бертуган апамны җирләдек. Алар рухына дөрес итеп, матур итеп догаларны үземнең укыйсым килде, – ди ул, – лаеклы ялга чыккач, өч ел Норлат мәдрәсәсенә Нурдидә апа Гафиятуллинага укырга йөрдем. Гарәпчә укырга-язарга өйрәндем. Белгәннәремне башкарам инде, белмәгәннәремне сорыйм. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алган Рәмзия Йосыповага шалтыратам. Якыннарым үлгәч, аларны юуда катнаштым, шулай итеп мәет юа башладым. Хәзер өйрәтә торган видеолар да бар бит. Теләге булган кешегә бик күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Башкара-башкара шомарасың, бүгенге көнгә ун мәет юдым. Аллаһ Тәгалә белгәннәрне, дөрес башкарылган гамәлләрне кабул кылсын, белмәгәннәрен гафу кылсын иде. Балаларның да дингә тартылулары куандыра. Кызым әкрен генә намазга баса, шөкер, бездән соң безгә дога кылучылар бар, дип сөенәм.
Даимә апа үзе Әрә авылыннан, биш бертуган кыз үскәннәр. Кызганыч, бүген инде өч бөртек калганнар.
Бер апасы авылда яши: «Әлхәмдүлилләһ, туганым якында гына булгач бик рәхәт, барышып йөрибез», – ди ул.
Үзенә дә чокыр аркылы гына урнашкан Күгешкә килен булып төшәргә язган. 42 ел иңне-иңгә куеп гомер иткән ире Флүр абый белән югары сыйныфларда укыганда, авыл клубында танышалар. Берничә очрашалар да, аннары берникадәр юллары кисешми тора. Даимә апа Казанга китеп урнаша, сигез ел авыл белән шәһәр арасын таптый. Кызганычка, әтисен инсульт еккач, әнисенә булышырга авылга кайта. Менә шунда яшьләр кабат күрешә. Яңа елда егет армия сафларыннан кайта һәм берничә көннән соң ук кыз янына килә. Шуннан соң аерылмый инде алар, елга якын очрашып йөриләр дә, ноябрь аенда кавышалар. Флүр абый да ишле – алты балалы гаиләдән. Төп йортта озак тормый, башка чыгалар. Беренче балалары дөньяга килә. Әмма бик тә кыска гомерле була шул, Аллаһның яраткан җаны булган күрәсең, ике яшендә үз хозурына ала.
– Терелтә алмадылар, сепсистан китте. Монда, район хастаханәсенә инфекционныйга салдылар башта. Шимбә көн иде, врачлар да юк. Мин баланың пеленкаларын юган вакытта, улымны алып чыгып, килешми торган кан салганнар. Эче китеп, хәлсезләнгәнгә, хәл кертмәкче булганнардыр инде, баланы судорога тотты. Аны җайга китерделәр инде. Бер атнадан өйгә кайттык. Әмма ике көннән соң кабат температурасы күтәрелде. Республика клиникасына алып киттеләр. Ике атна диагноз куя алмадылар. Аннары куйдылар, әмма кан чистарта торган иң беренче укол булмады, ул вакытта медикаментларга да кытлык иде бит. Төнлә белән баланың хәле бик авырайды. Улым әйтә, әни, мин үләм, ди. Ике яшендә шуны әйтә белде ул. Реанимациягә алып киттеләр, мине кертмәделәр. Аннары табиб чыгып, кулын җилкәмә куйды. Шуннан аңладым инде... – дип, гомерлек йөрәк ярасы белән уртаклашты Даимә апа.
Ире-терәге белән икесенә уртак кайгыны бүлешеп, яшь гаилә алга атлый. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы кызлары һәм уллары дөньяга килә.
Даимә апа авыл кибетендә сата, ул анда Зеленодольск райпосы банкротка чыкканчы, утыз елга якын эшли. Флүр абый гомере буе балта остасы. 1996 елда колхоз беткәч, мәктәпкә каравылчы булып урнаша. Бүгенге көнгәчә шунда, лаеклы ялда булса да өйдә тик утыра алмый, әле кирәк булганда балта эшләренә дә йөри. Авыл кешесе шундый инде ул, үзе булдырып яшәргә өйрәнгән.
Хуҗиннар да ишегалды тутырып терлеген асраган, бишәр сыер тоткан чаклары да булган. Хәзер дә кул кушырып утырмыйлар.
– Кышка кергәч, Коръәннәр тутырабыз. Флүр бик тә укырга ярата, китапханәгә йөри, мин дини китаплар укыйм, – ди Даимә апа. – Авыл җирендә, исән-сау кешегә эшсез торып булмый да ул, әле теләк тә юк түрдә генә утырып торырга. Аллаһка шөкер, язларны җиткердек менә. Тавык-чебешләр, үрдәкләр алабыз. Ел да бозаулар алып, көзгә кадәр үстерәбез. Яшелчәләр чәчәбез. Флүрләрнең төп нигезе буш тора, анда да бакчага бәрәңге утыртабыз. Дөньяларыбыз, ил-көннәребезгә тынычлык урнашсын иде. Сугышлар бетсен, якыннарын көтүчеләргә шатлыклы очрашулар насыйп булсын. Аллаһ Тәгаләдән гел сорыйбыз, телибез. Тоткан уразаларыбыз, догаларыбыз кабул булсын. Барча райондашларны Кадер киче, Ураза бәйрәмнәре белән котлыйм. Киләселәрен исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын.
Амин! Флүр абый белән Даимә апага балаларының кадерендә, әлегә бердәнбер оныклары Адель уңышларына сөенеп, бүгенгедәй саваплы гамәлләргә бай матур картлык насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев