Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бездә яшьләр игелекле

Зур Ключи укучылары мобилизацияләнгән якташларының әнисенә ярдәм күрсәтте

Күпләп яуган кар халыкка авырлык­лар тудырды, аеруча олы яшьтәге кешеләр өчен. Шәхси йортларда яшәүче ялгызларга мондый көннәрдә ярдәм бик тә кирәкле.

Шуңа күрә, яшьләр андыйларга булышырга тырыша. Бу юлы Зур Ключиның 9-10нчы сыйныф во­лонтерларының мобилиза­ция­ләнгән авылдашларының әнисе Елена Ивановна Лобова өенә баруларын әйтеп үтмичә булмый. Алар өй алларын, капка төпләрен кардан чистартырга, баздан кирәкле әйберләрне чыгарырга ярдәм итте. Мондый зур эштән соң кемнең генә күңеле булмас икән?! Елена ханым да волонтерларга зур рәхмәтләрен җиткерде.


Мондый игелекле эшләрдән соң күңелләргә рәхәт булып китә, тагын да күбрәк яхшылыклар кыласы килә башлый. Зур Ключи волонтерлары башка авыл яшьләренә дә үрнәк булып тора. Ә районыбызның калган авылларында игътибардан читтә калучы, ярдәмгә мохтаж кешеләр юкмы икән?


Айсылу Зәйнуллина.
Яшел Үзән мәктәп медиа үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев