Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Без Күгәйнең Аръягы – чишмәле, таулы ягы

Һәр кешегә үзенең туган авылы якын да, кадерле дә.

Һәркемнең аның хакында сөйлисе, көйлисе килә. Авылыбыз матур, ә табигате соклангыч. Күгәйнең Аръяк урамы башкаларыннан аермалы буларак, чишмәсе, коесы, хәтфә яшел чирәмле тау башында урнашуы белән үзенә җәлеп итеп тора.
Ул иң зур урам һәм монда күп милләтле халык яшәве белән дә үзенчәлекле. Җәйнең матур бер көнендә «Без Күгәйнең Аръягы – чишмәле, таулы ягы» дигән урам бәйрәменә җыелдык һәм аңа нык лап әзерләндек. Иң беренче эш итеп, Минһаҗевлар, Камалиевлар, Хәмитовлар, Тимершиннар тау битләрен үләннән чистартты. Урам ир-егетләре тал ботаклары җыеп кайтты, ә хатын-кызлар читән үрде. Бу читән үрү үсеп килүче яшь буынга остаханә кебек булды. Алар иң беренче кызыксынып карап торса, соңрак үзләре дә оста үрә башлады. Читән үрер гә Мәдинә Минһаҗева, Роза Тимершина, Миләүшә Сабирҗанова Навил абый Гыйләҗевтан өйрәнгән булган. Ә безнең арабызда Навил абый юк инде, өйрәтеп калдырган шөгыле генә калды. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Моннан 11 ел элек мәдәният йортында Аръяклар концерт куйган идек. Шул елны Навил абый сәхнәне бизәү ниятеннән кое ясап биргән иде. Ә быел шул коены Илдар абый Хәмитов реконструкцияләде. Урамны төрле төстәге тасмалар белән бизәдек, бер-беребез белән аралашу, туганлык җепләрен ныгыту өчен бер сәбәп булды. Рәзинә Камалиева урамның үткәне турында стенд ясаган иде. Уеннар өчен төрле киемнәрне Альбина апа Хәмитова текте. Зур өстәл, самовар куелды, шулпа пешерер өчен казан асылды. Кыскасы, берничә ел сарайларда яткан урындыклар да, өстәл такталары да урам бәйрәменә чыкты. Табында тәм-томнар урын алды.
Менә Рәшит абый Шакиров өздереп халкыбызның борынгы көйләрен гармунда уйнап, Тәлгать абый Мифтиев кушылып җырлап, бәйрәм рухы алып килде. Чарабызны Коръән укып Вәрис абый Гайнуллин башлап җибәрде. Күрше хакы турында вәгазь дә сөйләнде. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанган кеше, күршесенә яхшылык теләр», – дигән. Әйе, пәйгамбәребез с.г.в. безгә иманыбыз өстендә эшләргә чакыра, телне тыю, күршегә яхшы мөгамәлә кылу, кунакны хөрмәт итү камил иманлылык билгесе.
Тәм-томнардан авыз иткәч, Казан шәһәре музей комплексында эшләүче, музей фондларының баш саклаучысы Индүсә Минһаҗевага сүз бирелде. Аръяк урамының шәҗәрәсен төзүе турында, тарихы, әһәмияте белән безне таныштырды. Өлкәннәр Индүсә апага сораулар биреп, үткәннәрне искә төшереп утырды. Урамыбызда тере тарихчы булуы белән горурланабыз. Никадәр кирәкле, кызыклы мәгълүмат алдык. Урамыбызның оста җырчылары Гөлнур Нигъмәтҗанова, Флера Сәлахиева, Фәридә Мифтиева ялындырып тормады, үзләренең моңлы җырларын бүләк итте. Бу бәйрәм без белмәгән талантларны ачык ларга да ярдәм итте. Кызыклы, хәрәкәтле уеннар, дәртле биюләр очрашуыбызны тагын да җанландырып җибәрде. Рәшит абый бик таләпчән гармунчы, аның уйнавы һәркемнең йөрәк кылларын кузгаткандыр. Аның кебек гаҗәеп кешеләр арабызда яшәгәндә гармун моңы авылыбызда тынмас әле. Безнең Аръяк урамын Илдар абый Хәмитовтан башка да күз алдына китереп булмый. Ул видео- оператор да.
Урамыбызның тагын бер үзенчәлеге бар – Минһаҗевлар, Тимершиннар, Камалиевлар, Хәмитовлар гаиләсе һәр елны урамда зур чыршы бизи, төрле сыннар катыра, Илдар абый гирляндалар, утлар, музыка куя, дискотека оештырыла. Яңа ел дискотекасына башка урамнар да килә, бик күңелле була.
Урамыбызның тырыш, киң күңелле, кешелекле, хезмәт сөючән, мәрхәмәтле күршеләрем белән горурланам. Мондый бәйрәмнәр туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнешне ныгыту максатыннан үткәрелә. Алдагы елларда да исән-сау, еллар имин булып, күршеләр белән ешрак очрашып яшәргә язсын.
Рәмзия Заһидуллина.
Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев