Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Без кавышсак, дөньяларны җәннәт итәрбез әле!» – дип, гөрләтте Сабантуйны Карагуҗа авылы халкы

Колхоз-софхозлар авылларда инде күптән бетсә дә, бүгенге көндә КФХлар байтак җирләрне эшкәртә, гади халык та пай җирләрен тик яткырмый. Шуңа да Татар халкының яраткан бәйрәмен – Сабантуйны билгеләп үтү күркәм традицияләребезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауның бер өлеше булып тора.

Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, әлеге бәйрәмне әзерләүгә күп көч куйган авылдашлар булмаса, бу бәйрәм булмас та иде, мөгаен. Әле дә ярый авылларда шундый көчле рухлы кешеләр бар. Бер дигәндә берләшеп, мәйданны яңартучы, шул арада кирәк-яракларын табып, тиз генә барысын да эшләүче, Сабантуй барышында уеннарны оештырып, үзләре дә катнашып, туганнар кебек бер-берсен якын күрүче халык яши бездә. Ике атна буе мәйданны яңартып, үләннәрен чабып, бар кешегә дә күңелле булсын, дип тырыша, хезмәт куя алар. Шаккатып карап кайттык әлеге бәйрәмне. Менә ичмасам дәрәҗә, менә сиңа Сабантуй бу!

Авыл активы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев