«Без бу җиргә юкка килмәгән» - Сөмбелә Абдуллина
Әссәламәгаләйкүм, хөрмәтле редакция. Кабат бу темага язарга булдым әле. Без бу җиргә юкка килмәгән. Аллаһ тарафыннан сыналу, җәмгыятькә, кешеләргә файдалы булу, гаилә корып, үзеңнән соң нәсел калдыру, хезмәт итү, һөнәрле, кешеләргә кирәкле булу өчен килгәнбез дип тә өстим.
40 елга якын яшибез икән инде Бишнәдә. Күпме сулар аккан, күпме гомер үткән... Хәер, мин укыткан укучылар да инде шактый өлкәнәя бара бит. Үзебезнең генә йөрәк картаймый. Йөрәге дә төрле кешедә төрлечә тибә. Кайберәүләр өлкән яшьтә дә яшьләрчә актив, кемдер, киресенчә. Мин тормышта олы белән олыларча, яшьләр белән яшьләрчә уртак тел табучыларны ярата төшәм. Дин юлына басучылар аеруча күңелемә ята.
Менә Зөфәр Нигъмәтҗановны алыйк. Ул минем беренче сыйныфта ук яхшы укыган укучым иде, югары сыйныфларда да укытырга туры килде. Тырыш, максатчан, итәгатьле булып истә калган. Быел Мөхәммәдия мәдрәсәсен дә тәмамлады. Аңа алдагы тормышында алган белемнәрен тирә-юньдәгеләр белән уртаклашу мөмкин булсын. Әәмиин!!!
Үзәк урамнан өч баласы белән Гөлназ Галиуллина менеп килә. Ул мине күргән саен, зурлап, исемне тутырып әйтеп исәнләшә. Балалары да үзенә охшаган: һәр өчесе дә әнисе сыман матур итеп исәнләшеп йөри. Бу гадәт Гөлназның әнисе Гөлфәриядән күчкән. Ул кешеләр белән шулай матур итеп, һәркемнең исемен әйтеп, туктап, хәл сорашып китә. Исән-сау, матур яшәргә язсын аларга.
Ни өчен бу гаиләгә аерым тукталып киттем, чөнки күпчелек әтинең исемен русча әйтеп исәнләшә. Әтиемне бик ярата идем, бик сагынам (мин төс-кыяфәт белән дә аның копиясе), әмма исемемне «апа» сүзе белән бергә әйтүчеләр миңа ошыйрак төшә. Бу үзебезчә, татарча, мөселманча...
Төрлесе бар инде укучыларыбызның да: яхшы машинасыннан төшеп, хәл сорашып китүчеләре дә, яки машинада барганда, күрмәмешкә салышып, башка якка караучылары да, автобуска кергәндә, минем сыйныфта укыган Гөлниса кызы Әлфирә кебек сумкаңны күтәреп булышучылары да, яки, киресенчә, алдыңа төшеп, этеп-төртеп автобуска алдан кереп китүчеләре дә... Аннан, чикләвек урманында йөргәнеңне күреп, «балаларга калсын» дип кычкыручылары да (әйтерсең, алар урамы артындагы халыкныкы булган чикләвек куаклары аңарга әби-бабасыннан мирас булып күчкән). «Безнең машинага чүбеңне салма» диючесе дә очрады әле. Бәлки, олылардан, башкалардан күргәннәрдер: чөнки беренче тапкыр совет заманында машинада дачага сөт сатарга баргач, беренче туры килгән борылышка кергәч, Бишнәнең бер кешесе алар саткан җиргә басарга ярамавын әйткән иде.
Анда ирем аптырап, тарткалашып тормады: «Әби-бабаңнардан бу дача урамы мираска калдымы әллә?» – дип кенә җаваплады. Ул дачага бик күп авыллардан килеп сату итүчеләр белән бер үк аллеядә кара-каршы очрашкан чаклар күп булды. Белгәне-белмәгәне: «Нихәл, сатып буламы?» – дип кенә әйтеп китә иде. Без барыбыз да бу дөньяда Аллаһның мәхлүкләре, шунлыктан киң күңелле булу кирәк.
Яратып яшәмәсәм дә, минем бу авылда иң күп укыткан елларым узды, хәтта авырганда да, больницага бармыйча эшли идем (хәзер бер сеңлем, укытучы кызым шулай эшли). Алай итү кирәкмидер, билгеле, беркем сиңа аның өчен медаль бирми, өстәмә түләми. Без шундый, үз эшебезгә мөкиббән булган инде. Балаларыма да шул ягым күчкән…
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №1 (10 гыйнвар, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Сөмбелә Абдуллина,
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев