Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Без – Бакырчы авылының дүрт солдат анасы, яраткан газетабыз аша күңелебездәге хис-кичерешләрне җиткерәсе килә

#әйтәмәле

 Аналар көне уңаеннан авылыбызның яшьләре җыелып, һәрберебезнең өйләренә килеп, бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тапшырды. Безнең өчен бөтенләй көтелмәгән сюрприз булды. Ни әйтергә дә белмәдек хәтта, югалып калдык.

 Шушы күркәм бәйрәмдә безне онытмыйча, зурлаулары өчен чиксез рәхмәтлебез. Игелекле яшьләребез үсеп килә, сөбеһанАллаһ! Һәрберсенә дә озын, бәрәкәтле гомер телибез. Дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, улларыбызның исән-имин кайтуларын күрергә насыйп булсын. 

Рәхмәтләребез шушындый мәрхәмәтле балалар үстерүче авылдашларыбызга да барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев