Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Беркайчан да кире кайтмас чаклар сагындыра

Кыш үзенең салкын көннәре, бураннары, ачы җилләре белән кемгәдер ошамый­дыр да, бәлки.

Ләкин авылда бер генә мәртәбә булса да ял иткән кеше кышка мәңгегә гашыйк була, дип ышандырып әйтә алам. Хәтта бураннары белән дә авыл матур бер тамаша инде. Кышкы табигать аеруча искиткеч бит ул.

Кар-бураннар тынгач, бөтен җир гүзәл яктылыкка коенгандай була. Бигрәк тә урманнар танымаслык булып үзгәрә. Җәй буена дөньяга ямь биреп утырган агачлар ак шәлләрен ябына. Аларга аз гына кагылып үтсәң, өскә энҗе-мәрҗәннәр сыман тәңкә карлар сибелә. Ә бүгенге сәяхәтем балачактагы кышкы авылга булыр.


Менә ул иң кызык чаклар... Бала-чага, укучылар чаңгыга басып, мәктәп ягына юл тота, Урта урамнан чанага җигелгән ат белән кем-кая ашыга, үз эшеме, колхозныкымы дигәндәй, бөтенесе хәрәкәттә! Морза урамыннан Шамил абый Гыйләҗев, Набережная урамыннан Фәрит абый Шаһзадин ат җигеп, бөтен бала-чаганы утыртып фермага юл тота. Ул вакытта Шамил абый мулла булыр дигән уй башка да кермәгән. Аръяктан беркайчан да аттан аерылмый торган Юныс җизни, соңрак Әхмәдуллиннар иң беренче чана юлы сала башлый. Әле Рәшит абый (кәтергәни) алдарак та төшкәндер, ул бик житез кеше иде безнең.


Атларга кыш көне эшнең иң күп чагы, баздан силос чыгарып һәрбер фермага ташып кую йөкләнгән. Кемгә ат кирәк, бала-чагалар төшеп, булышалар.


Бала-чага мәктәптән кайтуга, тизрәк урамга уенга чабарга, итек белән карда хоккей уйнарга ашыга иде. Ахыры жиңелгән команда белән сугышып беткән бу уенда күбесе катнашырга теләп, иртәрәк килеп баса, әле һәрберсен танылган хоккейчылар фамилияләре белән атау, балачакның иң кызык өлеше иде. Мәрхүм туганым Зөфәр Хәйруллинга тагылган Треть­як кушаматы да, Рәшит абыемның Харламов фамилияле булуы – шушы хоккей галәмәте. Владислав Третьяк белмидер дә әле, адашы Күгәйдә булганын.


Авылда кыш көне итек табаны тегү, безнеңчә әйтсәк олтан салу – иң зур ихтыяҗга лаек эш иде. Алан башы урамында яшәүче Галим абый Хәйруллин (рәсемдә) бу эшнең чын остасы булды. Аларга килеп керүгә өйнең бер почмагында өелгән итекләр белән беррәттән Галим абыйның протез агач аягы торыр иде. Бу почмакка карап, синең чиратың җәйсез җитмәс кебек. Бер аягын сугыштан соң югалт­кан Галим абый үтә дә сабыр кеше, кычкырмый, тавышын күтәрми, фәлән көнне килерсең, дия иде. Минем сыйныфташым, партадашым Хәмдиянең әтисе булу миңа бернинди өстенлек бирми, блат дигән нәрсә юк монда! Галим абый ничек әйтсә, шулай була һәм вакытында! Ике сөйләшергә урын калдырмый, төгәл сәгатен әйтеп, вакытында тегеп тә бирә, рәхмәт яугыры. Миндә андый тектергән итекләрнең чуты булмады, буранлы көннәрдә, бик кечкенә һәм ябык булгангадыр инде, җил очыртып китә иде мине. Тотып калучы булмаса, шактый ерак киткән чаклар булды. Җил чыга башлагач, кечкенә булсам да, урамдагы башына су катмасын дип кидерткән бүрекле колонкага тотынып калып, суын агызгач, итек ябышып, мине дә очыртмый иде. Эштән төшке ашка кайтучылардан Кәримжан абый Гыйззәтуллинның, итегемне каткан судан куптарып биргәне гел онытылмый. Әмма соңрак Галим абыйга итекне үземә илтергә кушалар иде. Язга таба, ул мине күргәч, башын күтәрми генә: «Уффф, тагы синмени бу?» – дия иде.


Эхх, авылда Галим абый кебек мактауга лаек кешеләр күп иде ул чакны. Шул ук Алан башы урамында, авылда бердәнбер урыс мичләре чыгаручы Сәлимгәрәй абый Яруллин бар иде бит әле. Бик озак сорагач, Сәлимгәрәй абый безгә мич чыгарып бирергә ризалашты. Ләкин бер шарт белән, төшке ашларны әтидән башка гына ашап, ял итә-итә чыгарып бетерергә, чөнки әти көн дә салып алса, Сәлимгәрәй абый әйтмеш­ли, тәһарәтне бозарга мөмкин. Ә бит ул чыгарган мичтә мәрхүмә әнием бер якканда 20шәр таба бәлеш, кабартмалар пешерә иде. Күгәйдә: «Безгә мичне Сәлимгәрәй чыгарды!» дию зур абруй булды. Мич чыгаручы хатыны Разия апаның кибет тирәләренә чык­кан чагы булса, без бала-чагага, башын горур күтәреп: «Мин Сәмги абыегыз хатыны булам инде!» дия кебек тоела иде. Чибәр, сабыр Разия апа кыяфәте белән күп балалы хатынга бөтенләй охшамаган иде, гел кибет ягына чык­канда Мәрьям апа (Питәч) белән бергә киләләр иде.


Авылыбызның балта осталары: Гариф абый Шакиров,Таһир абый Хәмитов, Гадел абый Нигъмәтҗанов, Газиз абый Сираҗиев... Болар бөтен агач эшенең осталары, ул вакытта модада булган чолан верандаларны ясаучылар да, авылыбызда куллары тимәгән йортлар аз булгандыр. Урта урамыбызда, күршебез бөтен урамга бер тавык-чебеш суючы Газиз абый Сираҗиевны да әйтми китә алмыйм.Тавык сую – ул бик катлаулы эш. Иң элек әни кереп сөйләшеп чыга, аннары тавык тоттырып, мине җибәрә. Газиз абый үз бәясен белеп, әкрен генә тора, һәр хәрәкәтеннән тәм табып пычагын кайрап, тавык аяк­ларын бәйләп, үз эшеннән бик канәгать булып башкара иде. Эше беткәч, башы-аякларын кисеп, «бусы Мальчикка» дигән сүз белән тәмамлап, үзенең немец овчаркасын да онытмас иде. Күп хәләл тавык башлары ашаттык инде без ул чакны немец этенә. Ул эткә нишләп «Мальчик» дип кушкандыр инде? Сугыштан кайткан Газиз абый берәр немецча исем тапмаган күрәмсең. Һич югы Гитлер дип атаса да була иде дә бит югыйсә.


Әле балачакта чүпрәк, сөяк җыю да бар иде бит авылда, кемнәр хәтерли Мансур абый Гайнуллинның чүпрәк җыйганын? Ул чүпрәкне кая куйганнар, кемгә тапшырганнар, минем хәтердә сакланмаган. Сөяк күтәреп, җирдә очраганнарын җыеп, Мансур абый­да шарга алыштыра идек. Ул шарны ничек саклаганны белсәгез, өйдә никадәр кеше бар, бөтенесе, хәтта олылар да кабарта, бала-чага уйный иде.
Эх, бер генә көнгә кайтасы иде шул көннәргә. Өйдә кайнар мичкә арканы терәп утырып, бөтен дөнья хәлләрен сөйләшүләр сагындыра. Якынрак туганнар кич белән җыелып утыру матур гадәт иде. Минем дә яраткан дәү абый Галимулла абыем килеп, матур гына авыл, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырулар бик йөрәккә уелып калган. Дәү абый алдына утыртып, кайтып киткәнче төшерми иде. Өендә биш баласы булган дәү абый мине нишләп алдында сәгатьләр буе утыртып торгандыр инде? Юка гына сары чәчле, зәңгәр күзле бала-чаганы яраткан күрәмсең. Беркайчан да кире кайтмас чак­лар сагындыра. Өйгә генә түгел, бөтен авылы белән гөрләп яшәлгән балачакка әйләнеп кайтасы килеп, төннәр буе йоклап булмый.

Әле туйлар хакында язарга онытканмын. Мин мәктәп укучысы булганда ук...

Дәвамын газетабызның 17 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев