Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бергә яшәүләргә җитәме соң?!

Гаилә җылысының бар рәхәтен тулы гаиләдә, әби-бабай, әти-әни тәрбиясендә бергә үскән балалар гына татый аладыр ул.

Бүгенге көндә андый гаиләләр бик сирәк авылыбызда, ике-өчкә генә туладыр. Әлеге язмам Миргалиевлар турында булыр.

Дусларым Гөлсинә белән Гусман Миргалиевларның бергә тормыш корып яши башлауларына быел кырык биш ел тула. 1978 елның эссе август ае бүгенгедәй хәтердә әле. Ап-ак күлмәк киеп, ак бөркәнчек япкан дус­тым Гөлсинә дә, ак күлмәк кигән саргылт бөдрә чәчле, җор телле кияү егете Гусман да матур хыяллар, якты өметләр белән яңа тормышка аяк басты. Әле аларның туй көннәре дә аеруча истәлекле булды. Ул елны совхозга булышырга, ерак Куба рес­публикасыннан килеп, Казан университетында укучы студентлар ярдәмгә кайтты. Клубтан кайтканда болар, дусларым туен күрергә дип, бер төркем булып килеп керделәр. Барыбызга да кызык инде, әле моңарчы ул халыкны күбебезнең күргәне дә юк. Кара-каршы утырып, аларны сыйлап, ап-ак тешләренә, чем кара тәннәренә карап, шаккатып, кичерешләребезне бик сиздермичә утырганыбыз хәтердә. Әле тәнәфестә рәхәтләнеп үзебезчә татарча биедек.

Унынчыны тәмамлагач та, һәркемнең тизрәк шәһәргә китеп, белем аласы килә. Билал абый белән Хәдичә апаларның җиде балалы ишле гаиләсендә өченче булып туган Гөлсинә мәктәп елларыннан ук кул эшләренә бик һәвәс иде. Гөлсинә тегеп биргән, аяк битенә кадәр булган шау чәчәкле «чегән» итәкләрен клубка вечерга барганда безнең урам кызлары гына кигәндер ул чак. Шуңа күрә дә күп уйлап тормады, Казандагы тегүчеләр әзерли торган көллияттә белем алып, берничә еллап фаб­рикада эшләде. Әмма, авыл кызларының шимбә җиткән саен авылга, әти-әни янына, алай гына да түгел, күптән инде бер-берсенә күз атып, озатып йөри торган егете дә булса, ашкынып кайтуларны көт тә тор. Дустым Гөлсинә дә әнә шулай вәгъдәләшкән парына тугры калып, авылга кайтып яраткан егетенә тормышка чыкты.
Барын бергә, югын уртак итеп яши башлаганга да 45 ел вакыт узган. Ир-ат өчен йорт төзү, аны салганда Гусманның төп йортта яшәүче Әнвәр гаиләсе дә нык булыша, ир бала үстерергә, агач утыртырга кирәклеге турында еш язалар. Ул яктан Миргалиевларның барысы да үтәлгән. Кызлары Гөлнара медицина көллиятен тәмамлап, фельдшер булып эшли, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр, Василь­ево бистәсендә яшиләр. Уллары Радик төзелеш техникумын тәмамлады, «Казан экспресс»та шофер булып эшли. 2007 елда Радик авылыбызның яшь, чибәр кызы Ләйсәнгә өйләнеп, Яшел Үзән шәһәрендә тормыш корганнар иде. Әмма, озак тормадылар, икесе дә авылны яратканга, әйләнеп кайттылар. Яшь чак бит, аларның да үзләренчә яшисе, аерым торасы килгәндер. Шулчак әниләре Гөлсинәнең: «Акчагызны әрәм итеп, кешегә түләгәнче, бергә торыйк», дигән сүзе җитә аларга, менә инде 16 ел бергә гаилә җылысын саклап гомер итәләр. Ләйсәнгә тормышка чык­канда әле бары унсигез яшь кенә була. Ул Казан социаль-педагогика көллиятен тәмамлый. Авылда андый белгечлеккә урын булмагач, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Яшь гаиләне тулыландырып, бер-бер артлы өч балалары туа, Амелия – җиденче сыйныфта, Әскәр өченчедә укый, төпчек кызлары Әминә балалар бакчасына йөри.

 


Дустым булгач Гөлсинәдән: «Ничек соң, килен белән яшәүләре?» – диеп сораштырам инде. «Баштарак төрле чаклар булгандыр, хәзер бер-беребезгә җайлаштык. Ләйсән «әни-әти» диеп кенә тора, ашарга пешерү, кайнатма, салатлар, компотлар ябу, бакчадагы теплицаны карап, үсентесеннән башлап, уңышын җыйганчыга кадәр мәш килү аның өстендә. Бик булган, авырган чакларымда уколны да Ләйсән сала. Аннан без икебез дә кенә (ачу) сакламыйбыз, әйтәбез дә, шундук онытабыз да. Мин чәчәкләр үстерәм, тегәм, бәйлим. Сүз уңаеннан, Ләйсәннең әнисе Флера кодагыйлары да бик оста тегүче, Норлат әртиле вакытында чалбарлар оста тегә иде. Шуның өстенә бик тәмле итеп камыр ризыклары да пешерә ул».


Ләйсән белән дә, дус­тым ишетмәгәндә сөйләшеп алдым әле. Яшь булса да гади, аралашучан ул.
 


Әти-әни булгач, әле Гусман әти хастаханәдә хуҗалык эшләре мөдире булып эшләп йөри, балалар ачык ишеккә кайта, әни кайнар ризыклары белән каршы ала, ашата, эчертә. Шулай булгач, безнең дә ул яктан күңел тыныч, берәр җиргә барасы булсак,
балалар караулы диеп, иркенләп йөрибез, – ди Ләйсән.


Тормыш иптәше Радик кул эшенә бик оста, тәрәзәләр дә куя, хәзерге материаллардан йортларны тышлый, гаилә бөтенлеге өчен тырыша.

 

Үзегезнең нинди дә булса традицияләрегез бармы, ничек ял итәсез, дигән соравыма: «Без барыбызның да туган көннәрен, Яңа ел бәйрәмнәрен ике яктан да әти-әниләребез белән бергәләп үткәрәбез. Мин торт пешерәм, балаларга да күңелле. Җәй көне табигатькә чыгабыз, минем әти балаларны домино, шашка уеннарына өйрәтә. Бәйрәм көннәрендә Гусман әти гармунын кулына алып, яшьлек җыры «Ак бүрек»не уйный, балаларны биетә. Менә шулай, бергәләшеп, дус-тату булып, бер-беребезне аңлап яшәүне бәхет диеп саныйм», – ди Ләйсән.


Менә шушы тигез тормыштан Ходай аермасын, балалар, оныклар рәхәтен күреп яшәргә язсын иде сезгә, авылдашларым Миргалиевлар.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев