Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Беренче коймак булса да, төерсез!

Яшел Үзән районында тәүге тапкыр Сабантуй кырында җәмәгать намазы укылды.

Бәйрәмебез «Бәхетле балачак» дип атала. Бу исем очраклы гына барлыкка килмәде. Шушы көннәрдә, совет балаларын бер мизгелдә балачаксыз калдырган Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел. Сугыш бик күп нәрсәне – балаларның ата-анасын, ризыкны, гаиләне, туган йортны һәм бәхетне алды. Бүген безнең балаларыбызны шатландырасы һәм тыныч күк йөзе өчен Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәтләребезне ирештерәсебез килә, – дип, Әнәс хәзрәт Закиров балалар бәйрәмен ачты.

Өч яшьтән алып унҗиде яшькәчә булган балалар капчык киеп узышу, ераклык ка сикерү, калош киеп һәм кашык кабып йөгерү, капчык сугыш, көрәш һәм Сабантуйларында була торган башка бик күп төрле бәйгеләрдә катнаш ты, рәхәтләнеп күңел ачты. Әле бу бәйрәмдә алар Коръән уку буенча да көч сынашты. Изге китаптагы аятьләрне укый белү буенча үз осталыгын җитмештән артык катнашучы күрсәтте.
Барлык бәйгеләр, балалар бәйрәмен алып баручы Шәүкәт Миңнуллин, Айнур Нурмиев, Лилия Сибгатуллина һәм Мулла Иле сандугачы, андагы мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова җитәкчелегендәге «Яшьлек» бию төркеме чыгышлары белән үрелеп барды.

– Бакырчылыларның артистларга, кунакларга күрсәткән хөрмәтенә исем китте. Аланда, шартлар булмауга карамастан, килүгә чәй дә эчерделәр, артистларга гримерка да куйганнар, рәхмәттән башка сүзебез юк. Болай ихтирам иткәч, эшлисе генә килеп тора, – дип хис-кичерешләре белән бүлешә Рәзинә ханым.
Рәзинә белән килешмичә булмый. Әлеге бәйрәмне оештыручы Әнәс хәзрәт белән Рәшидә апага афәрин, шәһәрләрдә дә бәйрәмнәр моның хәтле оешкан төстә булмый, Бер бәйрәм дә татарларның милли көрәшеннән башка узмый. Яшел Үзән районыннан җыелган егетләр бик матур көрәш күрсәтте. Мамадыш- Әкил егете Рүзәл Багиров баш батыр булды. Шул ук авыл егете Айнур Насыйбуллин батыр асты калды. Гадел көрәштә өченче урынны урысбагалы Сәет Хәйруллин алды.

Мондый чараларда, инде традиция буенча, авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллинадан һәм «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттаровадан рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырылды. Бүләкләнгән апалы-сеңелле Шәйхетдиновалар, Сәлахиевалар һәм Бикмуллиналарны аерым билгеләп үтәсе килә. Бу алты кыз, Рәшидә ханым Закирова җитәкчелегендәге авылны ямьләндерүчеләр исемлегендә, беренче рәтләрдә тора. Барлык чәчәкләр аларның тырыш тәрбиясе карамагында һәм утыртырга, утарга, су сибәргә, стадион-парк буярга дигәндә дә – алар беренче.

Сабантуй мәйданында бертуган Бәхтияровлар рухына багышлап укылган җәмәгать намазы балалар бәйрәменең иң истәлекле һәм матур мизгеле булды.
Һәр авыл, шәһәрнең һәм илнең үз кешеләре белән бөек икәнен барыбыз да белә. Бакырчыда ул, даннары инде авыл чикләреннән күптән чыккан, Бәхтияровлар гаиләсе. Әлеге бәйрәм мәрхүм Рафикъ - Рәшит исеме белән бәйле һәм аларның якты истәлегенә багышланган. Барлык рәхмәт сүзләре, балаларның бәхетле елмаю лары, шатлыклары дога булып барсын! Намаз һәм балалар укыган барлык аятьләр сезгә... Аллаһ кабул кылсын! Рафикъ белән Рәшитнең урыннары оҗмахның түрләрендә булсын!

Бу юлы да бәйрәмнең төп финанс ярдәмчеләре Бәхтияровлар – Әлфия, Равил, Фәрдия булды. Авылдашларыгызга, гомумән, кешеләргә кылган изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Оештыручылары һәм иганәчеләре тарафыннан һәрбер катнашучыга бүләк әзерләнгән бәйрәмнәр аз һәм, дөресен әйткәндә, андыйларны хәтерләмим дә. Ул бит әле туп, курчак яки су пистолеты гына түгел, ә сезгә һичшиксез савап һәм яхшылык булып әйләнеп кайтачак балаларның ихлас сөенече һәм шатлыклы елмаюы да. Балаларның догалы бәйрәме үзенчәлекле һәм бик әйбәт узды. Мондый күркәм үрнәк дәвамлы булыр дип ышанабыз. Әнәс хәзрәт белән Рәшидә абыстай: «Беренче коймак төерле булыр инде, гаеп итмәсәләр ярар иде», – дип, бик борчылганнар иде. Бер генә төерен дә сизмәдек тә, күрмәдек тә. Афәрин! Мондый изге эштә Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллекләр бирәдер ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев