Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

БЕРДӘМЛЕКНЕ КҮРСӘТЕР ЧАК!

Районыбызның атаклы Кече Шырданында Сабантуй урынына юл салу һәм плотина төзү эшләре башланган.

Бу уңайдан авылның социаль төркеменә түбәндәге мөрәҗәгать эленгән. Күбрәк аудиториягә мәгълүм булсын әле дигән максат белән, без дә аны тәкъдим итәбез:

«Хөрмәтле авылдашлар! Ниһаять, сабантуена юл салу һәм плотина төзелеше эшенә керештеләр. Зур эштә кыенлыклар чыкмый калмый инде. Барлык эшне "энә күзе" аша уздырырга кирәк. Шулай да, зур эшкә старт бирелде. Алда бик катлаулы, әмма авыл өчен бик тә кирәкле төзелеш эше тора. Шуңа күрә дә, без авылдашлары, Асия Наилевнага үзебезнең булдыра алганча ярдәмебезне, хуплавыбызны, рухи, матди яктан күрсәтергә тиеш. Чөнки чыгымнар бик зур, Грант аның бер өлешен генә каплыячак. Һәр теләге булган, ярдәм итәсе килгән кеше үзеннән өлеш кертә ала. Төзелеш тәмамлангач, бу зур эштә минем дә өлешем булды бит дип әйтерлек булсын! Уз өлешен кертәсе килгән шәхесләр өчен карта номеры 2202 2023 2795 5989. ASIIA GUBAIDULLINA
Бердәмлектә көч, авылдашлар, дуслар!
Аллаһ тәгалә ярдәме белән бу эшне җиңел башкарып чыгарга язсын
Фотода: юл ачу һәм Асия Наилевнаның гаеттән соң авыл ир-затлары каршында чыгышы, мөрәҗәгате»

Бәлки безнең төркем аркылы белеп, битараф калмаучылар булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев