Бер җылы сүз җитә
Бу көннәрдә инвалидлар ункөнлеге бара.
Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән язмышлар... Ни кызганыч, авыруны берәү дә сорап алмый.
Район һәм шәһәребездә физик мөмкинлеге чикле кешеләр катнашында төрле чаралар, очрашулар уза. Аның максаты – янәшәбездә яшәүче авыруларга карата игътибарыбызны күрсәтү, ярдәм итү, тормышларына ямь өстәү.
Ачның хәлен тук белми дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен ким итеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.
Без – Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз Тәлгать абый Моталлапов, Рәзинә Тазиева, Гөлчәчәк Фәтхуллина, Әлфия Вәлитова янында булып, аларның хәлләрен белешеп, күчтәнәчләребезне тапшырып кайттык. Кеше дигән исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде, – дип сөйли Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Олы Ачасырның Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексында да бик күркәм чара узды (рәсемдә). Авылдашларының хәлен белү, аралашу өчен күп кирәкми, бер җылы сүз дә җитә. Бу көннәрдә генә түгел, янәшәбездә мохтаҗ булган авыруларга, ялгызларга ярдәмебезне кызганмасак иде. Кешелеклелек дигән сыйфатларны югалтмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев