Бер китап мең кешене бәхетле итә
Һәр китапханәнең яратып йөри торган укучылары була ул.
Андыйлар бирегә эшкә йөргән кебек, даими килә. Чөнки алар китап укымыйча тора алмый. Бакырчы авылының мәдәният йортына килгәч тә, без шундый китап «җене» кагылган якташыбызны очраттык.
– 2016 елда бик матур яңа мәдәният йортына китапханәбез белән күчендек. Шул вакыттан укучыларбыз да артты дияр идем. Бигрәк тә мәктәп укучылары якын дусларыбыз булып тора. Җәен шәһәрдән каникулга кайткан балалар да теләп килә. Өлкән буын кешеләре дә читтә калмый. Кышын, үзегез беләсез, авыл җирендә азрак эш кими. Фәрданша абый Салихов биш елдан бирле даими укучыбыз. Элек Хәниф абый Борһановның укуына бик соклана идем. Хәзер Фәрданша абый бик күпләргә үрнәк. Ул тарих белән кызыксына. Шуңа да бу юлы Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт» дигән тарихи романын бирдем әле, һич чират җитмәгән иде. Үзенә генә түгел, хатыны Рахилә апага да алып кайта. Вакытлы матбугатны да калдырмый, яңа килгән газеталар белән танышып кына тора. Кроссворд чишеп башын эшләтә. Күңелләрем картаеп китмәсен әле дип, мәхәббәт темасына да китаплар сорый. Менә шулай мәңге яшь, шук, җор телле дә әле безнең Фәрданша абыебыз. «Бер китап мең кешене бәхетле итә» ди халык мәкале. Чынлап та, авылдашларыбыз китап укып, күңелләренә тынычлык таба, рухи азык ала, мең төрле мәшәкатьләрдән онытылып ял итә. Укучыларбызны китапханәдә көтеп калабыз, – дип сөйли Гөлнур Бакаева.
2023 ел Россия Федерациясендә Мөгаллим һәм остаз, ә республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгәч, китапханәдә күпләрне җәлеп итәрлек күргәзмә дә оештырылган. Авыл җирлекләрендә менә шундый бай эчтәлекле, якты, заманча китапханәләрнең булуы шатландыра. Укучыларыгыз артып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев