Бело-Безводное авылы халкы территорияне яшелләндерүдә катнашты
Бело-Безводное авылын яшелләндерү акциясендә «Чыршыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар, педагоглар катнашты.
Раифа авыл җирлеге хакимияте башлыгы Илсур Галим улы Нуриев ярдәме белән яшь чыршылар сатып алынды.
Идел-Кама дәүләт тыюлыгының тәрбия эшләре һәм туризм буенча директор урынбасары Елена Николаевна Унковскаяның сизгер җитәкчелеге астында «Семь-Я» дигән яңа сквер оештырылды.
Утыртылган агачлар киләчәк буынны, балалар һәм өлкәннәрне сөендерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев