Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчек мәчетендә балалар авазы еш ишетелә

Авылның имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин биредә үсеп килүче буын белән тыгыз аралаша һәм аларны иман йортына мөмкин кадәр еш җәлеп итәргә тырыша.

Әледән-әле балалар өчен мәчеттә төрле чаралар оештыра.

- Мөселман дөньясында яңа 1444 ел башланды. Авылыбыздагы балаларны мәчеткә чакырып, аларга Һиҗри ел исәбе, аның каян башлануы һәм моңа кагылышлы башка нәрсәләр турында сөйләштек, - ди Хәйдәр хәзрәт.
– Алар белгәннән үзгә, тагын әле Һиҗри календарь буенча яңа ел булуы аларны бик кызыксындырды, күңел биреп тыңладылар, сорауларына җаваплап ишеттеләр. Соңыннан җәннәт нигъмәтләре - җимешләр белән сыйланып, очрашудан канәгать калып, әзме-күпме рухи азык, яңа мәгълүмат алып таралыштылар.

Афәрин, Хәйдәр хәзрәт, көндәлек тыгыз хезмәтегез арасында балаларга да вакыт табып, бик кирәкле, күркәм эшләр башкарасыз. Дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев