Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Батыр егетләре-безне хөрмәтләп

Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына багышланган Батырлык галереясен ачу тантанасы булды.

Бу вакыйгага фронттан Норлат мәктәбен тәмамлаган подполковник Нәсим Таһиров та кайткан иде. Митингта Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин, Әфган сугышы ветераннары, махсус хәрби операция­дә катнашучыларның гаилә әгъзалары, ветераннар советы әгъзалары, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм «Халык фронты» волонтерлары катнашты.

Чараның беренче өлеше галерея ачылуга багышланса, икенчесендә кунаклар һәм укучылар кадерле кунак Нәсим Таһиров белән аралашты.

Махсус хәрби операциядә 38 авыл егете катнаша, шуларның 32се – Норлат мәктәбен тәмамлаучылар, 6сы – Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

– Батырлык галереясенә стендлар әзерләүдә «Добродело» хәйрия фонды директоры, Норлат урта мәктәбен тәмамлаган Фидаил Шиһапов зур финанс ярдәме күрсәтте. Тантаналы чара бик эчтәлекле, эмоциональ, истә калырлык булды.

Аннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюның бер генә көнгә дә тукталганы юк. Буранлы көннәр торуга карамастан, Норлат волонтерлар штабында эш гөрли. Норлат, Бакырчы, Карашәмнән 30лап волонтер җыелды. Аларның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә 18 маскировка челтәре, 10 «пятиточечник», 15 тактик носилка – махсус хәрби операция зонасына җибәрергә әзерләнгән барлык гуманитар йөк тутырылды. Шулай ук, бу атнада Карашәм, Бәчек, Бакырчы, Кече Шырдан, Күгеш, Акъегет, Мулла Иле, Олы Ачасыр, Күгәй авыллары җылы киемнәр, одеяллар, дарулар, ашамлыклар, окоп шәмнәре китерде. Изге эшне оештыручы авыл җирлеге башлыкларына, «Халык фронты»ның хөрмәтле волонтерларына, битараф булмаган авыл халкына зур рәхмәтемне белдерәм. Без хәлебездән килгәнчә ярдәм итәчәкбез, барча солдат егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кенә кайтсыннар иде, – ди Норлат авылы активисткасы Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев