Басылганга кире кайтып
«Яшел Үзән»нең 43нче санында чыккан «Бу вакыйгалар әле дә истә» язмасындагы сорауларга жавап биреп карыйк әле.
1944 елның 11 февралендә Татарстан территориясендә бик тә нык томан була. Антицик лон тора. Темпера тура көндез -5, төнлә белән -16га кадәр төшә. Күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк. 40 тан артык самолет Свердловс кийның «Кольцово» аэродромыннан күтәрелә һәм Казанның 22нче завод аэродромына юл тота.
Татарстан территориясенә җитәрәк бик нык томан, түбән болытлы һава торышына тап булалар. Кайбер очучылар Кольцовога кирегә борыла. Ә 13 самолет һаман да алга таба хәрәкәт итә. Грудаков (башка пилотлар да) үзенең самолетын болытлар эченнән алып барам диеп уйлый hәм аннан чыгу өчен һаман да аскарак төшә башлый.
Ә томан җиргә төшкән була. Ул заманда навигация аппаратлары юк дәрәҗәсендә була бит. Шулай итеп, Грудаков җиргә килеп бәрелә. Берничә самолет Арча районында егылып төшә. Ниндидер сәбәпләр аркасында рацияләр эшләми. Очучылар бер-берсен күрми.
Уйлап карыйк инде: бу көн не Ачасыр өстендә дә бик нык томан тора. Декабрь, гыйнвар, февраль аенда яуган кар тау-тау өелгән. 3 тоннадан артык самолет сәгатенә 500 чак рым тизлек белән шул кар өеменә килеп бәрелә. Ачасырда моны кем ишетсен, кем күрсен? Берничә көндә яуган кар самолетны болай да күмеп китәргә мөмкин. Моны күрүче булса, кешеләр шул вакытта ук барган булыр иде. Кем инде билдән батып, болай гына кышын кыр буенча йөрсен?
Сугыш вакыты, ирләрнең күбесе фронтта, чаңгылар юк. НКВД хезмәткәрләре егылган самолетларны кайда да эзләргә белмәгән дип яза «Отечест во» ВИПц хезмәткәре (Бакырчы егете) Рафик Сәлахиев. Ачасыр авылы кешесе Давыт абый Ганиев сүзләренә караганда, сугыштан кайткан бер абый әлеге самолет хуҗасының шлемофонын киеп йөри. Шул ук авыл кешесе Нурия апа Кадыйрова (Васильевода яши) сөйләве буенча, берничә малайны ияртеп, дәрестән китеп, самолетны карарга баралар. Кешесе юк иде ди, җирдә фуражкасы ята.
Без самолетны күргән юк бит инде, капшап-капшап карадык. Ә менә пропельлерлары Олы Ачасырның тимерчелеге янында ятты, ди. Ачасыр МТСында самолетның моторы яткан, аны сүтеп тә караганнар. Салих абый Сәлимханов сөйләвенчә, самолет моторы ның клапан нары эчендэ сыеклык бар иде, ди. Бу – натрий. Двигательнең головкасын суындыру ролен үти. Американнарның технологиясе ничек алга киткән булган! 11 февраль көнне Түбән Ослан авылы янында да бер самолет белән Шпигун фамилияле очучы егылып төшә. Шулай ук карлар эри башлагач кына табып, күреп алалар.
Ә бу көнне катастрофага эләккән берничә самолет бүгенге көнгә кадәр табылмаган. Грудаков икәнен 100 процент белән дә әйтеп булмый, ди ВИПС хезмәткәрләре. Иван Грудаков исеменә бирелгән партбилет Норлат райкомына тапшырылган. Шуннан чыгып кына саклык белән бу фамилияне атарга була. Мин әбиләр сөйләгәнен хәтердә калдырдым. Очучы һәлак булган җиргә туганнары килеп киткән булган имеш. Никтер Ульяновск кешесе булган диеп истә калган. Ул заман кешеләре өчен Ульян да Тула да фонетик яктан яңгырашлы булган инде. Ә менә шушы рус очучысы якындагы руслар зиратында күмелгән булырга мөмкин. Косякауда, мәсәлән.
Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев