Барысы да искечә
Россия тарихын карап чыксаң, анда жулик чиновниклар, взяточниклар гомер-гомергә булган ахрысы. Шундый ук бер адәм Зөя өязендә эшләп алган. Бу 1635-1636 елларга кагыла.
Монда воевода (өяз башлыгы) булып князь Е.Ф. Мышецкий һәм аның ярдәмчесе булып, дьяк (канцелярия секретаре) Ф.С. Ларионов эшли. 1636 елны аларны Мәскәүгә күчерәләр. Менә шунда инде Ларионов хужасы өстеннән шикаять яза. Шулай ук, Зөя өязе кешеләреннән дә патшага Мышецкийдан зарлану язулары килә башлый. Патша Михаил Федорович бу жалобаларны тикшертү өчен Зөя өязенә 1638 елны сыщик Бертеневны һәм канцелярия хезмәткәре Алимпиевны җибәрә. Шушы кешеләр авылдан авылга йөреп, халыктан сорау ала һәм берничә томлык «дело» җыялар. Хәзерге көндә Мәскәү архивында 26 эш саклана. Шуларның берсе Урысбага белән бәйләнешле.
Сыщик Бертенев сорауларына Урысбага йомышлы татары Табай Сабаев болай ди: «Минем һәм Байморза Бәкәшевның 15 аты югалды. Соңыннан без атларыбызның кайберләрен Кокшай өязендә (хәзерге Марий Эл) чирмеш Адигерда күрдек». Бу чирмешне Зөя каласына, воевода янына алып киләләр. Сорау алу вакытында чирмеш атларны татар кешесе Сүкәй (Сюкей) Уразлиннан сатып алдым ди. Сыщик чирмеш белән Сүкәйне күзгә-күз китереп сорау ала. Сүкәй карак барлык гаепне дә читкә кага. «Урламадым, сатмадым». Воевода Урысбага кешеләреннән дә, карак Сүкәйдән дә 45әр сум акча алып кала. Взятка. Сабаев әйтүе буенча атлар да, акчалар да кире кайтмаган. Берничә көннән соң карак Сүкәй төрмәдән чыгарылган.
Мышецкийның кыңгыр эшләре буенча Әрә волостеннан Бәчек авылы кешеләре сотник Борнаш Кадышев, Сүкәй Уразлин, Сөндек һәм Сәдияр Таманаевлардан, Урысбага ясаклы чувашлары Тәткәй Балашев, Яманай Айгелдин, Колтыш Кулушов, Айтуда Агишев, Тимәй Мамаев, Батабай Бәкәшевләр һәм башка күп авыл кешеләре жалобалары да тикшерелгән. Воеводага нәрсә булган дисезме? Ул карьера баганасы буенча һаман да өскә үрмәләгән һәм тагын да зуррак чиновникка әйләнгән.
«Ничек инде, Урысбагада татарлар да, чуашлар да яшәгәнме?» – дигән сорау туарга мөмкин.
Бу сорау мине күптән кызыксындыра. Төгәл итеп белүче юк ахрысы. Чебоксар университеты доценты Чибис әфәнде әйтүенә караганда, татарлар йомышлы булган, ә чувашлар ясаклы. Бергә яшәгәннәр, ди. Ә бер монографиядә мин болай укыдым: ясаклы татарларны йомышлы татарлар никтер «чуваш» диеп атап йөрткәннәр. Шуларга карап, рус документларында чуваш исеме астында теркәлгәннәр булып чыга. Боларны ачыклар өчен Россия архивларында бик тә озак казынырга кирәк. Ә алар бер генә белешмәне дә бушлай бирми. Бу бәя берничә йөз мең сумга житә. Миллион сумлыклары да бар. Менә эзлә инде дөреслекне шуннан соң!
Рөстәм Сәйфуллин. Түбән Урысбага
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев