БАЛЫК ФЕСТИВАЛЕ: УРЫСБАГА - 2024
Учакта пешкән уха, туган көндә тотылган «алтын» балык
Яңа елның икенче көнендә үк, бар халык кунактан кунакка йөреп, ял иткән вакытта, алар эшли, чаба, тырыша... Сүзем Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин турында.
Кыш башлануга: «Кызлар, Яңа ел бәйрәмнәрендә авылда «Балык тоту» фестивале уздырабыз, кайтмыйча калмагыз», – дип әйтеп куйган иде. Һәм менә чатнама суыкларга карамыйча, бияләй- итекләребезне киеп, Урысбага авылына «Балык тоту» фестиваленә юл тоттык.
Үч иткәндәй, көне дә салкын, бәйрәмне дә күрәсе килә. Авылга килеп җиткәнче баштан мең төрле уй узды: уздыралармы-юкмы, кеше килерме, күл буенда катып, бозга әйләнмәбезме? Авылга килеп җитү белән бар борчулар да юкка чыкты, ә су өстендәге балыкчыларны күргәч, эчкә җылы йөгерде. Су буе Сабантуй мәйданын хәтерләтә дисәм дә ялгыш булмас. Бер якта учак яна, яңа тоткан балыктан уха әзерләнергә тора, тау башыннан әкияттәге сыман бизәлгән атларда Кыш бабай белән Кар кызы төшеп килә, берәүләр өздереп җырласа, икенчеләр итек табаны «янганчы» бии.
Авыл башлыгын күреп сөйләшергә дә чама юк, ул балык тотучылар янында, барысын да контрольдә тота, кем остарак, кем җитезрәк булуын күзәтә. Менә, ниһаять, беренче балыкны эләктерүче дә бар... Ул – Бәчек авылыннан Зөлфәт Әхмәтов.
– Бүген минем туган көнем, бик шәп бүләк булды бит әле бу миңа, – ди Зөлфәт. – Тукта, «алтын балык» түгелме соң бу?! – дип тә шаяртып куйды үзе.
Балыкның зурлыгы мөһим түгел, ә беренче булып нәкъ менә туган көнен билгеләүче егеткә эләгүе ни тора?! Тәүге балык кармакта, иң зурысын көткән арада Хәйдәр Сибгатуллин белән дә сөйләшеп алдык.
– Быел безнең фестивальнең кечкенә генә юбилее, биш ел узып та киткән. Балыкчыларыбыз да елдан-ел артып тора, бу юлы салкын булганга гына азрак, шулай да быел 35 балыкчы катнашты, – ди башлык. – Алдагы елларда да әлеге матур традицияне дәвам итәрбез дип ышанам.
Җәмәгать, балык тоту фестиваленә махсус Санкт-Петербургтан кайтучы Заһир Ганиев турында язмый мөмкин түгел. Ул тумышы белән Мулла Иленнән.
– Инде өченче ел балык тоту чарасында катнашам. Быел да традицияне бозмадык, туган якларга ашкынып кайттык. Бик күңелле чара, оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм.
Икенче балыкны эләктерү бәхете Илдар Әдиятуллинга тәтеде. Балыклары да ялындырып кына капты шул.
Егетләр яраткан шөгыльләре белән мәш килгән арада, без түгәрәккә басып халкыбызның яраткан җырларын баянга кушылып башкардык. Норлат авылының оста баянчысы Хәдис абый үзәкләргә үтәрлек итеп уйнап, халыкны җырлатты да, елатты да, хәтта биетте дә.
Иртәдән бирле гармун уйный-уйный кулларың туңмыймы соң, Хәдис абый, дигәнгә: «Эх, сеңлем, гармуным җылыта, һәрбер төймәсеннән җылы бөркелә, шуңа туңмый алар дип», – дип җавап бирде баянчыбыз.
Ниһаять, судан «бер метрлы» (гипербола) балыкны тартып чыгаруын күргәч, «урррааа» кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. Әйе, әйе чыннан, да иң зур балыкны әлеге фестивальдә Мулла Иле егете Сирин Ганиев эләктерде.
– Бу бәйгедә икенче ел катнашам, руслар әйтмешли, «повезло» инде. Балык чыннан да карышты, тик без сыната торганнардан түгел, барыбер иң зурын эләктердем бит, – ди Сирин шатланып.
Балык тотылды, инде иң күңеллесе – бүләкләү өлешенә дә килеп җиттек.
Күчтәнәчләр берсеннән-берсе шәп иде:
- беренче балык тотучыга – ледобур (боз тишкеч);
- ерактан кайткан балык тотучыга – балык тоту өчен инструментлар тартмасы;
- иң зур балык тотучыга – су асты видеокамерасы тапшырылды.
Әле моның белән генә бүләкләр бетте дип уйламагыз, лотерея билеты алучылар арасында, тагын бер су асты видеокамерасы уйнатылды. Бәйгедә катнашучылар, бүләксез калдык, дип – бер генә дә борчылмады.
Бәхет эше инде, быел берәүгә, икенче елга бөтенләй башка кешегә эләгергә мөмкин бит ул. Менә мин дә быел беренче генә катнаштым әле биредә, соңгысы булмасын, – ди Татар Танае авылы егете Эдуард Гатауллин.
Шуның белән беттеме инде диярсез, юююк, әле фестивальнең иң тәмле өлешенә генә килеп җиттек бит.
Борыннарны кытыклап, авыз суларын китереп, зур казанда уха пешеп чыкты. Шулай булмый ни, аны бит шушы авылның иң уңган, иң булган пешекчеләре Рафил Хәйруллин белән Люция Садриева әзерләгән.
Балыкчылар, килгән кунаклар барысы да кайнар чәй һәм аш белән сыйланды.
Яңа ел булгач, Кыш бабай – Олы Ачасыр егете Илфат Гыйбадуллин белән Кар кызыннан (Бәчәктән Миләүшә Гыймадиева) башка булмый. Алар да Яңа ел бары бәхет-шатлык, тыныч имин тормышлар алып килсен дип, матур теләкләрен җиткерде.
Әйе шул, Яңа ел имин булсын, илдәге афәтләр бетеп, матур, тыныч тормышта яшәргә язсын иде. Әлеге бәйгегә килгәндә, оештыручыларга, тыз-быз йөгереп йөрүче, Хәйдәр Сибгатуллинның уң кулы, тормыш иптәше Гөлнарага, килгән кунакларга, иң мөһиме балыкчыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Халыкны җанландырып, җаны-тәне белән ял иттереп, азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, менә шушындый үзенчәлекле фестиваль оештыруда катнашучыларга бары уңышлар телибез. Районыбызда матур чаралар ешрак уздырылсын дигән теләктә калабыз.
Тик шунысын да язмый булдыра алмыйм, әлеге искиткеч чарада авыл халкы гына аз иде, дөресрәге бөтенләй юк иде. Тирә-як авыллардан да килүчеләр бар, ә кайда соң урысбагалылар? Салкын дип чыкмадылармы икән?
Менә бу сорау минем өчен һавада эленеп калды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев