Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балаларның көтеп алынган кышкы каникуллары, күбесе авылга, әби-бабайлары янына кайткан һәм рәхәтләнеп ял итә

Тели икән, урамга чыга, саф һавада уйный (шәһәрдә генә ул тәрәзәдән тышка карап утырасың), тели икән - тау шуа – Кече Шырданда «менә дигән!» итеп ясадылар өмә оештырып.

Теләкләрендә булучылар, укытучылар белән төрле чараларда катнаша.

Әнә Каюм Насыйри китапханәсендә бик кызыклы «Яңа ел хәзинәсен эзләгәндә» дигән квест-уенда көч сынашканнар.


-Ике команда үзара ярышып, 8 станция аша биремнәрне үтәп, яшерелгән Кыш бабай бүләкләренең картасын җыйды. Шул карта буенча командалар урамда яшерелгән бүләк капчыгы ачкычларын эзләп тапты. Кечкенә бәйрәм бүләкләре тапшырылды. Уенда катнашкан һәр бала актив булды. Шушы балаларны алып килгән әти-әниләргә зур рәхмәт. Уен ахырында әле лотереядан бүләкләр отып, Гүзәл апалары Минһаҗева әзерләгән чәйләрдән авыз иттеләр. "Тагын оештырыгыз, киләбез", дип таралышты безнең киләчәк буын. Әйе, алга таба да очрашып торыйк. Авылыбызның киләчәге сездә бит, балалар. Шул рәвешле, авылдашларыбыз, балаларга, оныкларга авылга таба уңай мөнәсәбәт тәрбияләсәк кенә, - ди Рамил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев