Балаларның кайтып йөрүе сирәгәя бара
Әй, кызлар, йөрәгем янганнан шалтыратам.
«Әйтәм әле»гә генә язарсызмы, хат ук итәрсезме – үзегезгә карагыз, үзем яза алмам әйбәт итеп...
...Авылыбыз бөтенләй бушап бара. Буш йортлар гына арта. Аларны кычыткан белән әмерикә клены баса. Эшкәртелмәгәч – кырларда, элекке печәнлек урыннарында агачлар үсә. Трактор, машина, сыер тавышлары, урамда балалар шау-шуы, кешеләр сөйләшүе ишетелми. Ә бит авылыбызның нинди вакытлары бар иде! Гөж килеп торган! Күпме халык, никадәр тормыш кайнады. Кичләрен яшьләр авыл буенча гүләйт итеп йөри, бөтен җирдә кызлар чыркылдавы. Егетләр гармунда уйный, матайларда тегендә-монда «пытырдатып» чаба. Клуб янында кеше тулган. Бәйрәмнәрдә олыраклар да җыелыша. Эх, менә ичмаса авыл иде! Ә хәзер нәрсә? Бернәрсә дә юк – бушлык. Тәрәзәдән урамга карыйм, анда эт җаны да юк.
Кайсы көнне генә күршем уза, кибеткә бара. «Кибет» дип әйтү зур сүз инде, чынлыкта «Газель» көпчәкләре өстендә, атнага ике тапкыр килә торган кибет бездә хәзер.
Вәт элек кибет иде. Ә хәзер кибет түгел. Автолавкада кирәк-яраклар алып киләләр дә, тиз-тиз генә саталар да, китеп тә баралар. Чыгып өлгерсәң – өлгерәсең, өлгермәсәң – юк. Элек алай түгел иде, кибеткә әйбер алырга гына түгел, аралашырга, дөнья хәбәрләрен, яңалыклар белергә йөри идек. Кибет кенә дә түгел, почта, клуб, мәктәп, балалар бакчасы бар иде. Тормыш өчен бөтен нәрсә бар иде. Балалар да күп үсте, һәр йорттан иң киме биш бала читкә чыгып китте заманында.
Әй, балалар, балалар... Без дә ирем белән оябыздан бишне очырдык. Тик менә ялгыз әниләрен оныта башлады алар да... Унбиш-ун еллар элек кайсы да булса кайтмый калган бер шимбә юк иде. Хәзер әллә нигә бер, анда да үзем чакырсам. Кайтасылары килмәү аңлашыла да, күңелсез бит бик авылда. Миннән башка сөйләшер кеше дә юк бит урамга чыгып. Ә минем белән кайтмыйча да, теләсә кайчан һәм күпме телисең – шуның кадәр сөйләшеп була. Телефон бөтен кешедә бар. Бик уңайлы, әлбәттә. Әмма кешечә түгел.
Әйе, тормышта бик күп нәрсә үзгәрде. Элек туган йортларына әти-әниләрен күрү өчен поезддан җәяү яки очраган машинага утырып, нужарып та кайталар иде. Хәзер алай түгел. һәркемнең үз машинасы бар, ә кайтучылар сирәк. Менә минем балаларны гына ал. Бишесе дә яхшы машиналы, яныма атлыгып торучы гына юк.
Төпчек улыбызның, хәтерлим, бик тә машиналы буласы килде. Армиядән кайтуга ук машина турында сүз кузгатты. Эшкә урнашты, акча җыя башлады. Без дә мәрхүм ирем белән һәр тиенне саклап тоттык, аңа булышасыбыз килде.
Үзе: «Әни, әти, мин сезнең яныгызга атна саен кайтып йөрим аннары, сез теләгәндә шәһәргә алып барам», – дип җилкенде. Алдык машина. Өйләнгәнче, ике еллап кайтып йөрде. Хәзер юк. Эш күп, гаилә, балалар – вакыт җитми, ди.
Олы улыбыз да вакыт җитмәүгә зарлана. Кызларыбыз да сирәк кайта.
Ә элек вакыт җитә иде, җыелыша идек. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә җыелышып кайталар – икешәр өстәлне тоташтырып куеп табын кора идек. Оныклар белән утызлап кеше җыела –гаилә ишле. Әй, күңелле дә чаклар!
Нинди генә уеннар уйнамый иде балалар! Хәзергеләр андый уеннарның барлыгын да белми, уйный да белми. Хәзергеләрнең бөтен уеннары телефонда. Җәй ахырында оныгым Камилә кайтты. Кич буе шуңа текәлеп утырды. Елга буена төшеп менде, мунча кереп чыкты – гел шул телефоны белән. Ул үзен әле тегеләй, әле болай фотога төшерә – мәш килә. Минем белән бер егерме тапкыр фото ясады.
«Мин, дәү әни, икебез төшкән фотоны истаграммга куям», – ди. И, кызык әйтте. «Сто грамм» кебек. Менә шундый уеннар хәзерге яшьләрдә.
Вакыт бик тиз уза, көзгә кердек. Сизми дә калырбыз, яңа ел да килеп җитәр. Хәзер бездә клуб та юк. Авыл советы да, мәктәп белән медпункт та юк. Кызык, җитәкчеләр быел без карт-коры өчен чыршыны кайда бизәр икән инде? Былтыр кечкенә генә почта бүлмәсендә иде, быел анысы да юк бит, яптылар. Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларга куелган һәйкәл янына бизәсәләр генә инде, авылда бердәнбер ябылмый калган урын шул һәм... зират...
Әй, элек ул яңа ел бәйрәмнәрее... аңа әзерләнүләәәәр... Мәш килә идек! Киемнәр тегеп, битлекләр ясап, искиткеч концертлар оештырдык. Клуб шыгырым тулыр иде. Лотерея билетлары уйнатулар, ахырда өйгә таралышасы килмичә биюләр, җырлаулар, йорт саен бәйрәм белән котлап йөрүләр... Туган-тумачалар, балалар кайтыр иде – ул заманда болай да тулы авыл тагын да арта иде. Хәзер бетте...
Тәрәзәдән күрше Разияның ипи алып кайтканын карап утырырга гына калды. Мин чыкмадым бу юлы автолавкага, кирәк әйберем юк, әле ипием дә бетмәгән. Әппитит тә юк, әз ашыйм. Разияның да балалары сирәк кайта, аныкылар да «занятый» дыр инде...
Бу дөнья нигә шундыйга әйләнде икән? Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә ялларны күп бирәләр – ә балаларның әниләре янына кайтырга вакытлары җитми. Бәлки эш вакыт җитмәүдә түгел, ә башка нәрсәдәдер? Бәлки барысы да ялкаудыр хәзер яки кешелеклек кыйммәтләре үткәндә онытылып калгандыр? Нигә болай булуын аңламыйм. Нигә хәзер кешеләр туганлыкның кадерен белми, якыннарын оныта торганга әйләнде икән?
И, кызлар, менә шундый күңелсез уйларга бирелеп утырам инде кай чакларда. Нишләп кенә бетәсең соң көнозын. Рәхмәт сезгә шулай мин Зәйтүнә апагызны тыңлавыгызга, яме. Гел балаларга шалтыратып та аптыратасы килми, аларга болай моң-зарларны да сөйлисе килми, әрли башлыйлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев