Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балаларга да кызыклы, күзләрендә ут яна

Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

💥Һәм бу уңайдан Олы Яке мәдәният йорты коллективы үз эшчәнлеген башлады.

 
⚡⚡ Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар халкы һәрвакыт үзенең традиция­ләренә тугры булды, чөнки алар безгә бабаларыбыздан мирас булып калган. Ә әлеге мирас ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Олы Яке мәдәният йортында «Өммегөлсем» ансамбле кызлары балалар белән берлектә «Каурый сыдыру», «Мендәр тутыру» дип исемләнгән матур чара күрсәтте. Безнең төп бурычыбыз – йола һәм гореф-гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын үсеп килүче буынга җиткерү. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, традицияләребезне онытмыйбыз икән, димәк милләт яши, халкыбыз яшәгәч, телебез яши, тормыш дәвам итә, дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

 
Әлбәттә, мондый чаралар балаларга да бик кызыклы, күзләрендә ут яна һәм бары тик шундый тәрбияви бәйрәмнәр нигезендә генә яшь буын үткәнебезне, гореф-гадәтләребезне, фольклорны, уеннарыбызны белеп үсә.
Гаджетлар, интернет дөньясыннан аерып, өлкәннәр белән үткәрелә торган кичәләргә малай-кызларны да җәлеп итү иң дөрес юнәлешләрнең берсе.

Афәрин, олы якелеләр, дәвамлы булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев