Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Бала күңелен җылытырлык бер җылы сүз эзлим»

Рәйхана Зәйнуллина.

Райхана апаның туган көне - гомер бәйрәме уңаеннан, авылыбыз мәктәбендә дә китапханә белән берлектә бик матур шигъри бәйрәм үткәрдек без.


Рәйхана апа - УКЫТУЧЫ!


Укытучы - иң бөек, белемле,иң гадел, кешелекле, авылда иң абруйлы КЕШЕ ул!

Укытучысын хөрмәт итмәгән кеше юк, аңа яратып"Апа" диләр.Аның белән зурлап,аяк өсте басып, хәтта, үзеннән олы кешеләр дә баш киемен салып исәнләшәләр, зурлыйлар. Укып чыкканнар аңа киңәш сорап киләләр, сагынып хатлар язалар, бәйрәмнәрдә котлыйлар.


Рәйхана апа гомерен иң кешелекле, иң изге эшкә - киләчәк буынны тәрбияләү эшенә багышлады. Меңнәрчә балага олы йөрәкле педагог, сабыр, түземле остаз булды.


Шушы ГОМЕР БӘЙРӘМЕ көнендә апага олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Чыганак: Бакырчы авылы китапханәсе Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев