Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авыл клубында өлкәннәр көне уңаеннан Коръән ашы уздырылды

Менә җиденче ел инде клуб хезмәткәрләре, китапханәче, социаль хезмәткәрләр белән бергәләп чәй табыны әзерләп, өлкәннәрне чакырабыз.

Чәй табынында Алсу апа белән Асия апа Коръән укып, авылыбыздан мобилизацияләнгән егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын, шулай ук сугышның тиз арада бетүен теләп догалар кылдык. 

Коръән ашыннан соң балалар белән "Әбиемнең күңел сандыгы" диеп исемләнгән әдәби музыкаль кичә күрсәттек. 

📌📌-Белдерүләр дә игълан ителде. Бу җомгада авыл мәчетендә хәрби хезмәткә китүчеләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын, сугышның бетүен теләп җәмәгать намазы укылачак. Авыл апалары белән оекбашлар бәйли башларга сөйләштек. Изге, саваплы эшләрдән берәү дә читтә калмас диеп ышанабыз, - ди Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев