Бакырчыны яшәтү өчен тырышты
«Яшел Үзән» битләрендә гел Бакырчы турында язасыз дип, кайчакта газета укучыларыбыз шелтәләп тә куя үзебезне.
Әйе, күп яздык, чөнки бу авыл янәдән уянган кебек булды һәм бихисап үзгәрешләр кичерде.
Халкының бердәм һәм читтә яшәүче якташларының ярдәмчел булуы авылга яңа сулыш өрде дә инде. Эшмәкәр Рафикъ Бәхтияров күпер, күпләр сокланырлык «Суфия» мәчетен салды, спорт мәйданчыгы, шугалак ясады, респуб лика прог раммасы буенча өр-яңа клуб, фельдшер-акушерлык пункты төзелде, авыл халкы көче белән чишмә буенда яңа парк барлыкка килде. Гомер буе юлсызлыктан интеккән Бакырчыга, хәтта, асфальт юл җәелде. Без бу һәм башка бик күп бәйрәмнәрнең шаһиты булдык, аларны башкаларга да үрнәк итеп, газета битләрендә яктырттык. Бакырчылыларның Бәхтияровлары бар шул, дип, ак көнләшү белән әйтелгән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Әйе, туган авылы өчен Рафикъ Бәх тияров башкарган эшләрне бер язмада гына санап китү мөмкин түгел. Ул
Бакырчыны күтәрү, үстерү, яшәтү өчен җаны-тәне белән тырышты. Редакциябезнең дә якын дусты, иганәчесе Рафикъ Рухулла улы турында үткән заманда язарга кул бармый. Әйтерсең лә, Сургутына гына очкан да, авызын ерып, канатланып кайтып керер төсле. Аны туган нигезе, якыннары, авылдашлары, тормышка ашырасы идеяләре зарыгып көтеп тора. Кайтты ул, китмәскә дип кайтты...
Бөтен дөньяның астын-өскә китергән явыз чир игезәкләр Рафикъ һәм Рәшит Бәхтияровларның да гомерен өзде. Бу хәбәрне күңел һич кенә дә кабул итми. Авыл халкы белән дә бу хакта сөйләшә башласаң, күзләрен яшь пәрдәсе каплый, үзләрен ятим калгандай хис итәләр. Бертуган Шамил, Рафикъ, Рәшит Бәхтияровлар рухына шушы көннәрдә авылдашлары мәчеттә дога кылып, Коръән ашы уздырды.
– Бәхтияровлар гаиләсе кечкенәдән авырлыклар кичерде. Йортлары ике тапкыр янды, әтиләре яшьли үлде, әниләре Суфия апага ялгызы алты баланы үстерергә туры килде. Шулкадәр игелекле балалар тәрбияләгән ул. Күрәсезме, күпме мәрхәмәт, шәфкатьлелек сала алган ул балаларының йөрәгенә?! Башта төпчек улы
Шамилнең гомере өзелсә, күптән түгел игезәкләре дә гүр иясе булды. Суфия апа исән булса, бу хәлгә йөрәге ничек чыдар иде икән?! Аларның җаннары оҗмахта булсын иде, – дип башлады моңсу мәҗлесне авыл имамы Әнәс хәзрәт Закиров.
Авыр, аеруча, хатыннары, балалары, туганнарына авыр. Яшисе дә, яшисе иде әле. Яхшы кешеләр теге дөньяда да кирәк дип әйтүләре дөрес, ахрысы. Ә Рафикъ абый ашыкты, яшәп калырга, ничек тә күркәм гамәлләрен тизрәк тормышка ашырып калырга ашыкты. Күпмесе хыял булып калды.
Мәҗлеснең икенче өлешендә «Ватаным Татарстан» газетасы оештырган бәйгедә «Игелекле авылдашым» номинациясендә җиңү яулаган Энҗе Исмәгыйлеваны да котладылар. Ул нәкъ менә сүнеп барган авылның кабынуын, Бәхтияровларның игелекле эшләре турында язган булган.
Исән кешегә тормыш алга бара. Бакыр чылылар да, Бәхтияровларның башкарган эшләрен дәвам итеп, истәлекләрен саклап, кадерләп яшәр. Чөнки биредә бердәм, тату, эшчән, тырыш халык яши. Фани дөньядан киткән авылдашларын догадан калдырмаслар дип ышанабыз. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын иде, амин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев