Бакырчылар янә походта
2015 елда Болгар радиосы оештырган 'Чәк-чәк шоу көтүдә" проектында катнашып, Бакырчы авылы халкы җиңеп чыккан идек. Бәйге шарты буенча, көндезен диджейлар килеп безнең хуҗалык көтүен көтеп, ә инде кичке якта кичке уен күрсәтеп киткәннәр иде.
-Шушы вакыйгадан соң, мин ел да июль аенда балаларны походка алып чыгам. Бу сәяхәт традициягә әйләнде дисәм дә, ялгыш булмас. Ел да авылымның төрле җирләренә барабыз. Һәр юлның, тауның, чокырның, сулыкның, кырның тарихын сөйләп, таныштырып кайтам. Быелгысы ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы булуын күздә тотып, чиктәш Чувашия республикасы белән аерып торучы корканыш буена походка бардык. Өрәңгәр юлы белән китеп, корканыш чокырына барып чыктык. Моннан инде, Яңа Мурат авылы уч төбендә кебек күренеп тора. Элек Бакырчы авылы халкы бу авыл кешеләре белән бик тыгыз элемтәдә яшәгән. Механизатор абыйлар бүгенге көндә дә хәл белешергә кунакка йөриләр. Сөйләшә торгач, һәр баланың да, әби-бабаларының танышлары булып чыкты. Ике авылны аерып торучы килеш һәм чуаш күлләре урнашкан корканыш буенда. Шулай ук колмак басулары да бик матур күренеш. Менә шул колмактан сыра дигән эчемлек ясыйлар инде чуваш халкы. Күршеләребез тарихы белән танышкач, алып килгән ризыклар белән тамак ялгап алгач, әниләребезгә җиләкләр җыйдык. Үзебездә рәхәтләнеп ашадык. Балалар белән килгән әниләр кыр чәчәкләреннән такыялар үреп күрсәтте. Менә шулай дуслар. Тәмле дә, файдалы да булды безнең сәяхәтебез, - ди Бакырчының мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев