Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында "Бишек җырларында назларым" кичәсен уздырдылар

Кулланасы экспонатлар да кул астында гына. Экспонатлар өчен Әнәс хәзрәт Закировка аерым рәхмәт әйтәсе килә.

ичәдә бишекләр тарихын, бишек җырларын искә алдык. Бала төреп, бала тибрәттек. Паркта торучы кул арбасын Габдрахман абый Бакаев үз куллары белән балалары өчен ясаган булган. Кызы Динә апа Насыйбуллина энекәш-сеңелкәшләрен шул арбада тартып йөргәнен оныкларына, килгән авылдашларга сөйләп, бишек җырларын көйләде. Сугыш чоры баласы Рәвилә апа Ибатуллина безнең чор балаларга уф алла арбасында үсәргә туры килде диеп искә алды. Яшь ана Зәринәгә 3 баласын карашучы әби, Нәзирә ханым матур сүзләр, шигъри теләкләр теләп бала төреп күрсәтте, тибрәтте, - дип сөйли Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.

 Кичә ахырында балалар белән курчаклы уен уйнадылар. Гомүмән, бәйрәм бик күңелле, истә калырлык итеп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев