Бәйрәмнең зур бүләге – салам тюгы Түбән баш кызына эләкте
Югары баш активистлары бөтен авыл халкын дәртләндереп яши.
Кыш көнендә урамдагы чыршыларны бизәүчеләр дә, кардан төрледән-төрле сыннар ясап, Яңа ел бәйрәменә яңа төсмер өстәүчеләр дә – алар. Менә тагын – «Урам бәйрәме»...
Мулла Иле – тирә-күрше авыллар белән чагыштырганда шактый зур авыл. Шунлыктан халык телендә авылны Түбән һәм Югары башка бүлеп йөртү яшәп килә.
Менә инде икенче ел авылыбызның Югары башында «Урам бәйрәме» оештырыла. Быел да, традициягә тап төшерми, бәйрәм июль аеның матур бер җомга көнендә үткәрелде. Бу чарада мин үзем дә булдым. Күзәтүче, карап кына утыручы булып катнашырга теләсәм дә, булдыра алмадым.
Рамил һәм Лилия Садыйковлар капка төбендә зур итеп өстәл әзерләнгән. Бәйрәм әле күптән түгел генә хаҗ гамәлен үтәп кайткан Рәмзия апа Хәлилованың хәер-фатихасы белән башланып китте. Бу табынга һәркем үзеннән зур өлеш керткән. Табын күрке булган кәрәзле бал Равил Сабитовтан, Рушания апа Яруллина пешергән кабартма, ләвешләрдән, Әминә апа Мөхәммәтшина табада кыздырган яңа бәрәңгедән, Гөлфания Вахитова, Рәмзия Хәлилова, Сания Җамалетдинова, Фәүзия апа һәм башкалар әзерләгән төрле тәм-томнардан өстәл сыгылып торды. Бәйрәм дәвамында өстәлнең түрендә, төтеннәрен чыгарып, самовар «җырлап» , утырды. Рәшит абый Яруллин самоварга суынырга ирек бирмәде. Урамның уңган кызлары Гөлнара, Гүзәлләр, утын күмерендә чыҗлатып, тәмле коймагын да пешереп торды. Бәйрәм күмәк чәй өстәле артында җыр, уеннар белән аралашып барды.
Бу чара беркемне дә битараф калдырмады, һәркемгә монда үз һөнәрен күрсәтү мөмкинчелеге булды. 82 яшенә дә карамастан, Зөлфия апа Нигьмәтуллина, Зур Өтәк авылыннан бәйрәмгә махсус килгән гармунчы Равил абый Вәлиәхмәтов уйнаган көйгә кушылып, үзенә генә хас бер осталык белән «Олы юлның тузаны», «Яшь гомер» кебек моңлы халык җырларын сузды. Мәдинә Яруллина, Гөлүсә Кәбирова башлап җырлаган «Күбәләгем», «Алмагачым», «Утыр әле яннарыма» һ.б. көйләргә һәрбарчабыз кушылып җырлап утырдык.
Республикакүләм бик күп бәйгеләр җиңүчесе талантлы кызыбыз Айгөл Шакирова да авылдашларга үзенең яраткан җырын бүләк итте.
Бәйрәм уеннарга бай булуы белән мине сокландырды, нинди генә бәйгеләр үткәрелмәде анда. Аларда һәркем бик теләп катнашты. «Агачка кадак кагу», «Капчык белән бәрешү», «Шарлар өрү», «Зур галош киеп йөгерү», «Капчык киеп йөгерү» һ.б. Уеннарда егылдык, тордык, ләкин берәүнең дә сынатасы килмәде. Яшь үзенчәлегенә карамыйча, һәркемнең үзен җитезлектә, уңганлыкта сынап карау мөмкинчелеге булды. Бүләкләр дә үзенчәлекле иде – капчык белән арыш, бодай, мәтрүшкә көлтәсе, мунча себеркесе, бакча җимешләре һ.б. Мин шәхсән үзем, Түбән баш кызы, бәйрәмнең иң зур призы «Салам тюгына» лаек булдым. Бу бүләкләрне әзерләүдә Ринат Яруллин үзеннән зур өлеш керткән булып чыкты.
Бәйрәмнең азагында...
Язманың дәвамын газетабызныэ 28 июль саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев