Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәйрәм ялларының һәр көнен истә калдырылык итеп, күңелле уздырасы килә

Олы ачасырлылар кышкы каникулда моңаеп утырмады, мәдәният йорты һәр көнне авылдашлар һәм кайткан кунаклар өчен ачык иде.

Аеруча балалар шат булды, чөнки көн дә диярлек чаралар оештырылды.

🎄Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай белән Кар кызы малай-кызларның күңелен күреп,бүләкләр дә өләште. 6 гыйнвар көнне исә Илназ Гадиев йорты каршында бизәлгән чыршы буена җыелдылар. Сүз уңаеннан, Гадиевлар өй алдында чыршы бизәү матур бер традициягә әверелде. Бизәп кенә калмыйлар, авылдашлары өчен бәйрәм дә оештыралар.

⚡⚡-Быел көн салкын булу сәбәпле, балалар азрак иде. Шулай да, бәйрәм бик күңелле үтте. Биеделәр, җырладылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Туңып торырга вакытлары булмады. Соңыннан Кыш бабай балаларны тәмле күчтәнәчләре белән сыйлады, Шулай авылга ямь биреп, чыршы бизәүчеләргә рәхмәт яусын, - ди Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире, Кыш бабай ролен бик оста башкаручы Фәния Зыятдинова.

Киләсе Яңа ел бәйрәмнәрен дә исәнлектә каршы алырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев